Арчага Олимпия чемпионы кайтты
Боз сараенда балалар белән очрашу булды.
Арча Боз сараенда Олимпия чемпионы, Олимпия уеннары көмеш призчысы, Дөнья, Европа һәм СССРның фехтование буенча ярышларында күптапкырлар чемпион булган Наилә Фәйзрахман кызы Гыйләҗева белән очрашу булды. Очрашуда хоккей, футбол, йөзү белән шөгыльләнгән балалар катнашты. Олимпия чемпионы Наилә ханым үзенең ничек спортка килүе, ничек шөгыльләнүе, тренерлары, җиңү өчен нинди булырга кирәклеге, спортның шәхес буларак формалашуда ярдәме турында сөйләде. Чемпион апаларын балалар кызыксынып тыңлады. Хәттә сезгә ничә яшь дигән сорауны да бирделәр. Наилә ханым 1953 елда Казанда туып үскән. 71 яшьтә. "Балаларыгыз бармы?", - дип тә сорадылар. Бар, оныкларым да бар, дип елмайды Чемпион апалары. Наилә спортка 12 яшьтән килә. Көн саен шөгыльләнә. Зур тырышлык белән шөгыльләнә. Алдыңа максат куеп тырышырга кирәк, ди. Спорт ул башны эшләтә, яхшы укырга да ярдәм итә, ди. Бервакытта да күз яшегезне көндәшегезгә күрсәтмәгез, ди. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Олимпия чемпионы бүген дә тренерлык итә, машинада җилдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев