Кичә күпме гаиләгә зур сөенеч килде
Кичә Арча районы егетләре махсус хәрби операция барган зонадан кыска вакытлы ялга кайтты. Аларны Казанда волонтерларыбыз, туганнары, дуслары каршы алды.
Араларында волонтер Алина Латипованың ире Азат та бар. "Туганнар, дуслар килгән иде. Әни өстәл әзерләп өйдә калды.Соң кайтуга карамастан, кичә бездә бәйрәм булды", - диде ул сөенечен яшермичә.
Бу көнне Кәче, Түбән Аты һәм башка авылларга да егетләр кайтты.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев