Халык синоптигы: “Каргалар ояларына якын да килмиләр, димәк, әле бер суытып алачак”
Яз иртәләде быел. Күңел көткән сыерчык бураны да булмады. Инде кара каргалар да, сыерчыклар да әллә кайчан кайтып җиттеләр. Яздан ниләр көтәсе? Җәй җылы булырмы? Кукмара районының Кәчемир авылында яшәүче синоптик Салих Шәрипов, әле тагын бер кат суытып алачак, ди.