erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Мәскәүдә икенче тапкыр чемпион булдылар
Арча яңалыклары

Арчалар Мәскәүдә икенче тапкыр чемпион булдылар

Тырышсаң була.

Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (тренеры Фәнил Һидиятуллин) Мәскәүгә тэг-регби ярышында катнашып, чемпион булдылар. 2012-2013 елгы укучылар. Командада менә кемнәр уйнады:  5 А сыйныфыннан Дина Абдеева "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды.  Котлыйбыз! Финалда алар Яр Чаллы командасы белән уйнап, өстен чыктылар. Яр Чаллы командасы 2 нче урында, Ростов командасы 3 нче урында. Барысы ярышта 36 команда катнашты. Ике категориядә ярыштылар. Кечерәк һәм зуррак төркемнәр. Зуррак командалар арасында арчалар 1 нче урынны алды. Кечерәк командалар арасында (2014-2015 елгылар) Яңа Кенәр командасы да (тренеры Рәмис Хәйруллин) катнашты. Алар 13 команда арасында 6нчы урынны алдылар. Шулай итеп, арчалар икенче тапкыр чемпион булдылар. Молодцы! Аларны Арчага кайткач, район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте һәм котлады.

 Тэг- регбисты из Арского района в этом году в Москве стали двухкратными чемпионы России🥇🏆

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев