Арчаның 2нче мәктәбендә 1975, 1985, 1995, 2005, 2015нче елны мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашты
Мәктәпнең бүгенге укытучылары кичәге укучылар белән элемтәгә чыктылар.
Алар 3 майда буласы очрашуга чакырдылар. Фотолар сорадылар. Һәм менә килеп җитте ул көн. Көндезге сәгать 12гз мәктәпкә җыелдылар.Мәктәп яны сыйныфташларның күрешүләреннән шау-гөр килеп торды. Фойеда фотолардан торган стендлардан сабакташлар үзләрен эзләделәр. Аннан икенче катка күтәрелделәр. Ә анда коридор очрашуга килүче юбилярлар белән тулган иде. Мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина кунакларны сәламләде. Мзктәп укучылары бик матур концерт күрсәттеләр. Аннан сүз заманында шушы мәктәптә укыган кунакларга бирелде. Алар үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт әйтеп, сыйныфташлары турында сөйләделәр. Очрашу бик матур булды. Сыйныфташлар үзләре укыган классларда булып, фотоларга төшеп, бик күңелләре булып, бергәләп чзй өстәле - рестораннарга таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев