erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбендә “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Ел укытучысы” бәйгесе ел саен оештырыла. Ул иҗади эшләүче укытучыларны ачык-лау, хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануны үстерүгә юнәлдерелгән. Ноябрьдән башлап барган бәйгедә районыбызның 56 укытучысы һөнәри осталыкларын сынады. Бәйге башта зоналарда үткәрелде. Һәр укытучының дәрес-ләрен карап чыкканнан соң район мәгариф идарәсе белгечләреннән торган жюри әгъзалары 17 финалистны – дүртесе “Педагогик дебют”, сигезе “Ел укытучысы – 2021” һәм бишесе “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинацияләре буенча сайлап алды.

Бәйгенең соңгы этабы 13–14 декабрьдә Түбән Мәтәскә һәм Арчаның алтынчы урта мәктәпләрендә үтте. Укытучылар жюри әгъзалары алдында 20 минутлык дәрес һәм укытучылар белән 15 минутлык осталык классы күрсәтте.

Һәр бәйге – ул зур хезмәт, иҗади эш, дулкынлану, шул ук вакытта тәҗрибә уртаклашу, үз өстеңдә эшләү һәм һөнәри үсеш. Моны Арчаның 6нчы мәктәбендә узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина да билгеләп үтте.

“Районыбыз укытучылары ике ай дәвамында барган бәйгедә үзләренең һөнәри осталыкларын сынады, – диде ул. – Бәйгедә районыбызның барлык мәктәпләреннән дә укытучылар катнашты. Бу бик күңелле күренеш. Катнашучылар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрүе, укытучыларның бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торуы куандыра. Дәресләр, осталык класслары үткәргән вакытта бу бик сизелде. Финалга чыккан 17 укытучы үзләрен иң яхшылар итеп танытты. Барыгызга да алдагы эшегездә уңышлар телим”.

Бәйге булгач, җиңүчеләрсез дә булмый. Һәр номинациядә җиңү яулаган укытучылар Кукмарада узачак зона бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак. Ике укытучы “Туган тел” осталык классы Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак.

“Бүген бу залда иң лаеклылар җыелган, – диде, җиңүчеләрне котлап, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. – Һәр катнашучыга, аларга ярдәм иткән коллективларга рәхмәт. Яшьләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәтте. Алмашка өметле укытучылар килә. Финалга иң көчле укытучылар чыкты. Алар, зона этабында да сынатмас, республика этабында да районыбыз данын уңышлы яклар һәм җиңүчеләр исемлегенә керер дип ышанабыз. Республика этабында җиңүчеләр исемлегенә кергән укытучылар профсоюз оешмасыннан өч көнлек теплоход белән сәяхәткә бушлай юллама белән бүләкләнәчәк”. 

“Ел укытучысы”:

1 урында – Гөлназ Фәйзрахманова, Шушмабаш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

2 урында – Лилия Рәхимҗанова, Арчаның икенче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы.

“Педагогик дебют”:

1 урында – Ришад Сәйфетдинов, Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”:

1 урында – Гөлнара Вафина, Арчаның беренче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

“Туган тел” осталык классы бәйгесе:

1 урында – Эльмира Мөхәммәтшина, Кәче мәктәбе укытучысы;

2 урын – Олеся Антипова, Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Алар зона этабында катнашачак

Гөлназ Фәйзрахманова,

Шушмабаш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:

“Бу минем генә түгел, барлык коллективның җиңүе. Иң беренче чиратта, директорыбыз Рәзилә Шәймәрдановага рәхмәт. Ул барыбызны да җыеп, туп-лап, һәркемгә эшне бүлеп бирә. Бәйгегә әзерләнгән вакытта дәресне берничә тапкыр үзебезнең мәктәп укытучыларына күрсәтеп карадым. Аларның киңәшләре, тәкъдимнәре дәресне камилләштерергә ярдәм итте.

Бу минем “Ел укытучысы” бәйгесендә икенче тапкыр җиңүем. 2017 елда “Ел укытучысы” номинациясендә республика этабында җиңүчеләр исемлегенә кергән идем. Ул вакытта да барлык укытучылар ярдәм итте. Без барлык бәйгеләргә дә бергәләп әзерләнәбез. Уртак көч белән җиңүләргә ирешәбез дә”.

Лилия Рәхимҗанова,

Арчаның 2нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы:

“Мин 27 ел башлангыч сыйныфлар укытам. Укытучы булу – балачак хыялым. Арча педагогия көллиятенә кереп, хыялымны тормышка ашыруга беренче адымны ясадым. Ике сыйныф – 4нче һәм 2нче сыйныфларны укытам. Укучыларымны бик яратам, шуның белән эшнең авырлыгы сизелми. Бәйгегә килгәндә, ул безнең көндәлек эшебез. Шуңа күрә авыр булды, дип әйтмәс идем. Күрсәтмә материаллар эшләдем, кызыклы алымнар кулланырга тырыштым. Икенче сыйныфларда “Әйтелми торган тартык авазлар” дигән темага дәрес күрсәттем. Хәзер темаларны яңадан карап, үзгәрешләр кертеп, зона этабына әзерләнәбез”.

Ришад Сәйфетдинов,

Арчаның 6нчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы:

“Арчаның 6нчы мәктәбендә әле беренче елымны гына эшлим. 3нче сыйныфларны укытам. Үзем Балтач районыннан. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, армиядә хемәт итеп кайткач, биредә эшли башладым. Эшемне, балаларны яратам. Минем әни дә укытучы. Ул Балтач мәктәбендә тарих укыта. Минем дәрес эшкәртмәләрен күреп, әлеге бәйгедә катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Миңа шундый мөмкинлек биргән өчен мәктәп администрациясенә зур рәхмәт. Хәзер, бар көчемне куеп, зона этабына әзерләнә башлыйм. Анда да сынатмам, ышанычны аклармын, дип өметләнәм”.

Гөлнара Вафина,

Арчаның беренче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

“Мин “Ел укытучысы” бәйгесендә беренче тапкыр катнашам. Хезмәт стажым 27 ел. Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнан бирле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Шекә мәктәбендә, өченче мәктәптә эшләдем, хәзер хезмәт юлымны беренче мәктәптә дәвам итәм. Хәзерге балаларны татар теленә өйрәтү бик җиңел түгел. Элегрәк балалар бакчасыннан татарча сөйләшә торган балалар килсә, хәзер балалар русча сөйләшә. Соңгы берничә елда бу бигрәк тә сизелә. Бәйгедә без дәрес һәм сыйныфтан тыш чара күрсәттек. Мин Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” әсәрен сайладым. Әлбәттә, җиңүеңне тану һәрвакыт күңелле. Кукмарага зур өметләр белән барабыз. Анда беренче өч урын алган укытучы республика этабында район данын яклаячак”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X