erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның алтынчы мәктәбендә Пушкин истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

29 гыйнварда мәктәпнең актлар залында бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль чара үткәрелде.

10 февраль – рус әдәбиятын яратучылар өчен истәлекле көн. Нәкъ менә бу көнне, 1837 елда, дуэльдә алган яралар нәтиҗәсендә Александр Сергеевич Пушкин вафат була. Аның иҗаты, шигырьләре һәм әкиятләре бүгенге көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмыйча, рухи байлыкка, игелеккә һәм гаделлеккә өнди.

Шагыйрьне искә алу уңаеннан 29 гыйнварда Арчаның алтынчы мәктәбенед актлар залында Пушкин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Чараны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Гаптелбарова һәм 5А сыйныфы укучылары әзерләде. Тамаша бишенче сыйныфлар параллеле өчен үткәрелде.

Кичә барышында укучылар Пушкин яшәгән чор мохитенә чумды, шагыйрьнең гомеренең соңгы, фаҗигале көннәре белән танышты, шулай ук аның үлемсез иҗаты турында күбрәк мәгълүмат алды. Сәхнәдән Пушкинның шигырьләре яңгырады, күренекле рәссамнар иҗат иткән картиналар репродукцияләре күрсәтелде.

Залда шулай ук «Мин үземә һәйкәл куйдым…» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда теләгән һәркем Пушкин әсәрләре тупланган китапларны кулына алып карау мөмкинлегенә ия булды.

Мондый чаралар бөек шагыйрьнең иҗаты бүген дә яшәвен, аның сүзләре китап битләрендә генә түгел, ә поэзияне яраткан, туган телнең матурлыгын кадерләгән кешеләрнең йөрәгендә саклануын тагын бер кат искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев