Арчаның беренче мәктәбе үзгәреш кичерә башлады инде
Балалар яңартылган, матурланган бинада белем алачак.
«Бизәлгән бит бит төсле, бизәлмәгән...». Дәвам итеп тормыйм инде, әмма барыбыз да матурлыкны яратабыз. Кеше турында гына сүз бармый, биналар хакында да. Шәһәрдәге ныклап төзекләндерелгән биналарны күреп күңел сөенә.
Быел да райондагы кайбер социаль объектлар ныклап төзекләндерелә. Шуларның берсе Арчаның Ежков исемендәге беренче мәктәбе.
Үтеп киткән саен күз төшә, салкыннар, бураннар, кар, дип тә тормаганнар, эшне башлап та җибәргәннәр инде. Нинди суык көннәрдә дә төзүчеләр түбәдә булды. Биредә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы нигезендә төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Әлегә балалар шунда укый, әмма февральдән шәһәрнең башка мәктәпләрендә укуларын дәвам итәчәк.
Ә аннан инде яңартылган, матурланган бинада белем алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев