Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбендә әти-әниләр җыелышын үткәрә беләлзр!
Иң башта Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 еллыкка багышланган сәхнә күренешен карадык.
Театральләштерелгән сәхнә күренешен 9 Б сыйныфы (җитәкчесе Гөлназ Сафиуллина) егетләре һәм кызлары уйнады. Молодцы!Сыйныфташлары Рамазанның әнисе Ландыш ханым Габдрахманова ана образын бик килештереп уйнады. Дулкынланып карадык. Рәхмәт.
Акушер-гинеколог, район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире Раушания Хәсәнова кызлы әниләргә бик файдалы лекция сөйләде. Тын калып, зур игьтибар белән тыңлап утырдылар. Бу турыда аерым язарбыз. Раушания Яхиевна үзе дә 1нче мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. «Миңа мәктәп бик якын»,- дип сөйләде. Директор Эльмира Сафина Раушания Яхиевнага рәхмәт әйтеп, котлауларга күчте.
"Дус классның серләре" конкурсында уңышлы чыгыш ясаган 7 В сыйныфы (җитәкчесе Эльмира Ибраһимова) әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр сыйныф җыелышына таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев