erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча мөхтәсибәтеннән әниләргә күчтәнәч

“Барлык кешеләр арасында иң яхшы мөгамәләгә кем лаек?” – дип сораган. Ул: “Әниең”, – дигән.

"Ноябрьнең сонгы якшәмбесе "Әниләр көне" дип билгеләп үтелә.. Арча мөхтәсибәте hәрбер бәйрәмгә үз өлешен кертергә тырыша. Шулай ук, шушы изге бәйрәмнедә читтә калдырмый, Әниләргә кучтәнәчләр әзерләде. Хәдисләр җыентыгында шундый бер хәдис китерелә. Аллаһы Илчесенә берәү килгән дә: “Барлык кешеләр арасында иң яхшы мөгамәләгә кем лаек?” – дип сораган. Ул: “Әниең”, – дигән. Аннан соң бу кеше тагын сораган: “Аннан кала кем?” Рәсүлебез әйткән: “Әниең”. Бу кеше тагын: “Ә аннан соң кем?” – дигән. Ул тагын: “Әниең”, – дип җавап биргән. Бу кеше янә сораган: “Ә аннары кем?” Ул әйткән: “Әтиең”. Ни өчен безнең сөекле Пәйгамбәребез, әти белән чагыштырганда, ана хакын күпкә югарырак күтәрә? Чөнки Аллаһы Үзе Коръәндә аның дәрәҗәсен бөекли: “Без кешегә ата-анасына игелек күрсәтүне әмер иттек. Анасы аны мәшәкать белән (тугыз ай карынында) йөртте һәм аны авырлык белән тудырды. Аны йөртүе һәм (имчәктән) аеруы – утыз ай...” (“Әл-Әхкаф” (Ком таулары) сүрәсе, 15-нче аять). Ягъни, әти белән әни икесе дә бала тәрбияләүдә катнашуга карамастан, нәкъ менә ана кешегә әти булдыра алмаганны үтәргә туры килә. Адәм баласына әти-әнисенә яхшылык эшләүне әмер итеп, Аллаһы Тәгалә бары бер генә сәбәпне искә алды – ул да булса ана кичергән авырлыклар. Ана хакы ислам динендә менә никадәр бөек! Әниләрегезгә рәхмәтегезне кызганмагыз, мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аларның саулыгы өчен дога кылыгыз, игътибарыгыздан һәм ярдәмегездән ташламагыз, булышыгыз, аларга рәхимле һәм шәфкатьле булыгыз. Һәм елга бер тапкыр әниләр көнендә генә түгел, ә һәрвакыт! Аллаһы Тәгалә безгә әниләребездән рәхмәт ишетүне, аларның йөзендә шатлык күрүне һәм аларның догалары белән яшәүне насыйп кылсын", - дип язылган инстаграм битендә..

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре