erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы ит һәм сөт җитештерү буенча 2020 елга бурыч куйды

2020 елда 5 мең тоннадан артык ит һәм 65 мең тоннадан артык сөт җитештерүне планлаштыралар.

21 гыйнварда Арча районында терлекчелек тармагының 2019 елгы эшенә йомгаклар ясадылар. 2020 елда 5 мең тоннадан артык ит һәм 65 мең тоннадан артык сөт җитештерүне планлаштыралар. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Идарәнең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 2019 елның 12 аенда 5053,3 тонна ит, (2018 елга карата 106 процент) һәм 61916,5 тонна сөт (105 процент) җитештерелгән.

Декабрьдә сөт күләме 114 процентка җиткән, тулаем савым — 5252,2 тонна. Эре мөгезле терлекләр саны — 37,1 мең баштан артык. 13215 баш бозау туган. Ул үз чыгышында терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм сыерларның баш санын арттыруга игътибар бирде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция-нәсел инспекциясе хезмәте башлыгы Зәмхәрия Зарифуллина 2019 елда терлекләр үрчетүгә йомгаклар ясады. 2020 елның 9 аенда башмак таналардан бозаулар тууга исәп-хисаплар ясалды. «Сыерларның физиологик торышы сыерлар буенча мөһим күрсәткеч, ул белгечләргә үз эшләрен планлаштырырга ярдәм итә», — диде белгеч.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов катнашучыларны терлек азыгы анализлары һәм терлекләр каны биохимиясе нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул хуҗалыкларга рационнар төзегәндә бу күрсәткечләргә игътибар итәргә тәкъдим итте.

Киңәшмә азагында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәр хуҗалыкның эшендәге кимчелекләрне күрсәтте һәм 2020 елга бурычлар билгеләде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X