Арча шәһәрендә яңа «Балачак» балалар бакчасы ачылуга әзер
Арчада «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән балалар бакчасы ачылуга әзер
«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасының барлык проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелде. Бу хакта Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
140 бала сыйдырышлы балалар бакчасында алты төркем җиһазландырылган.
Биредә чишенү бүлмәсе, уен, йокы бүлмәсе, бәдрәф һәм буфет бар. Яңа балалар бакчасы бинасында музыка һәм физкультура заллары, административ һәм уку кабинетлары, азык-төлек һәм медицина блоклары бар.
Балалар бакчасы территориясе төзекләндерелгән, анда уен һәм спорт мәйданчыклары, күләгәле урын, чана һәм коляскаларны саклау өчен мәйданчык бар.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/02-09-2020/archada-demografiya-ilk-l-m-proekty-buencha-t-zelg-n-balalar-bakchasy-achyluga-zer-5767970
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев