erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада “Аҗаган” ярышларының финал өлеше узды

Март аенда башланып киткән традицион хәрби-патриотик уеннарның муниципаль этабы төгәлләнде. 15 апрельдә районыбызның иң көчле алты командасы Арчаның 6нчы мәктәбенә җыелды.

 

 Исегезгә төшерәбез, “Аҗаган” уены район этапларының быелгысы 5нче гимназиядә һәм 2нче мәктәптә үтте. Районыбыз мәктәпләреннән килгән 14 команда хәрби осталыкта ярышып, иң алдынгылары финал өлешенә чыкты.

 Арчаның 1нче, 2нче, 6нчы, Лесхоз, Курса-Почмак һәм Шушмабаш урта мәктәпләре командалары район данын яклар өчен чыгыш ясарга дип көч сынашты. Ярышларның финал этабын Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов һәм Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов ачып җибәрде. “Бүген чын мәгънәсендә бәйрәм. “Аҗаган” уеннары ничә ел дәвам итәдер белмим, тик үзебезнең дә сезнең кебек вакытта шундый ярышларда катнашканны төгәл  хәтерлим. Һәр катнашучыга уңышлар һәм гадел уен телим”, – диде Радик Шаһиәхмәтов үз чыгышында. Шулай ук катнашучы командаларның мәктәп директорлары һәм егет-кызларны ярышларга әзерләүче педагоглар да килгән иде. Россиянең һәм Татарстанның гимннары белән хәрби-патриотик ярышларга старт бирелде.

Егет-кызлар билгеләнгән маршрут буенча җиде төрле сынау аша уздылар: сафка тезелү һәм җыр, мылтыктан ату, граната ыргыту, автоматны сүтеп җыю, физик күнегүләр, урында ориентлашу һәм “Россия тарихы сәхифәләре” интеллектуаль бәйгесе. Катнашучылар һәр яктан сыналды. Автоматны сүтеп җыюда җитезлек таләп ителсә, интеллектуаль уен белемнәрне тикшерде. Сафка тезелүдә тигезлек, дөрес атлау, командирның үз-үзен тотышы, киемнең таләпләргә туры килүе, җырның тиешенчә башкарылуы бәяләнде. Гомумән һәр сынау төгәллек һәм чыдамлык сорый иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алмаз Борһанов сүзләренчә, һәр команда да ныклы әзерлек белән килгән. Катнашучыларны әзерләүче педагогларга ихлас рәхмәтен җиткерде ул. “Ярыш булгач иң яхшылар арасыннан да сайларга туры килә. Чынлап та, быел командалар аеруча әзерлекле. 4нче һәм 5нче урыннарда калучыларга да мактау сүзләрен җиткерәм. Җиңүчеләрне котлыйм һәм зона ярышында уңышлар теләп калам”, – диде хәрби комиссар.

Чараның иң күңелле һәм дулкынландыргыч мизгеле – җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү. Өченче урынга ике команда чыкты. Алар – Шушмабаш һәм Курса-Почмак мәктәбе командалары. Лесхоз мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Зона ярышында районыбыз данын якларга лаеклы команда дип Арчаның 1нче мәктәбе егет-кызлары табылды. Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кубок тапшырылды.

Арчада узачак зона ярышлары 6 майга планлаштырылган. Югары Ослан, Әтнә, Биектау, Балтач, Яшел Үзән һәм Арча районы командалары Казанда узачак төп ярышта чыгыш ясар өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре аҗаган хәрби

2
X