erid:2VtzquqpS7d
Арчада хезмәтне саклау буенча яңа җитәкче
Арча яңалыклары

Арчада хезмәтне саклау буенча яңа җитәкче

Бүген хезмәтне саклау буенча район координацион советы утырышы узды.

Координацион совет рәисе Алинә Мөхәммәтшина утырышта катнашучыларны район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгеч вазифаларын башкаруга керешкән Илшат Нәбиуллин белән таныштырды, аңа яңа эшендә уңышлар теләде.

Үз чыгышында Илшат Нәбиуллин киләсе елга эш планы, оешмаларда җитәкче һәм белгечләрнең хезмәтне саклау буенча белемнәрен яңарту, куркынычсызлык шартларын үтәү буенча предприятиеләр арасында бәйге үткәрү мәсьәләрен күтәрде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев