erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ашытбаш мәктәбе укучысы «Минем шәҗәрәм» конкурсында җиңүче булды

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы үткәргән конкурс җиңүчеләрен котладылар


   Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы 2018 нче елдан бирле даими уздырылып килә. Конкурсларның максаты – гаиләне ныгытуга ярдәм итү, балалар һәм яшьләрнең үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, гаилә шәҗәрәсе төзү традицияләрен торгызу.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Конкурс - үзеңнең яшәешеңә һәм гаиләң тарихына тагын бер кабат якыннан килеп карау, буыннар бәйләнешен саклап калу өчен уникаль бер мөмкинлек. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин указы буенча уздырыла торган Гаилә елында бу бәйгенең әһәмияте аеруча мөһим.
   Декабрь аенда  Казан шәһәренең “Созвездие - Йолдызлык” театрында "Минем шәҗәрәм" генеалогик тикшеренүләр конкурсының республика этабында җиңү яулаучыларны котлау тантанасы булып узды.
Республика күләмендә 1 нче урынны Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Абдуллаҗанова Илүзә яулады. Ул диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев