Атлар махсус хәрби операция зонасында да яхшы ярдәмче
Атлар күп кенә өстенлекләргә ия.
Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операция зонасына атлар китте.
Атлар азат ителгән территорияләрдә патрульлек итү һәм «яшел зона»га азык-төлек китерү өчен кирәк икән. Чөнки алар техника белән чагыштырганда күп кенә өстенлекләргә ия.
Атларны Казаннан, шулай ук Арча, Теләче һәм Лениногорск районнарыннан җибәргәннәр. Аларны республиканың әйдәп баручы ат хуҗалары тәкъдим иткән.
Атлар азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары ташуда булышачак. Алар хәтта миналарны да сизә, аларны урап уза икән. Атлар тәҗрибәле кешеләргә тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев