erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Авылыбызда матур бер очрашу

Печмәнтау авылыннан Зөлфия Минһаҗева яза.

Иң олуг бәйрәмебез Корбан гаете булып узды. Шул уңайдан Печмәнтау авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Васильево бистәсендә яшәүче авылдашыбыз Котдус абый Галәвиев мәчеттә авыл халкын җыеп, Корбан ашы уздырды. Котдус абыйны хөрмәт итеп, һәрберебез бу чарада актив катнашты. Мәҗлесне авылдашыбыз Абдулла абый догалары белән башлап җибәрде. Авыл халкы үзара сөйләшеп утырды, тәмле кайнар ризыклар белән сыйланды. Корбан итеннән әзерләнгән, саф чишмә суларыннан пешкән телеңне йотарлык шулпа һәркемнең күңеленә хуш килде. Ничә еллар элек авылдан чыгып китеп, туган туфрагын сагынып кайткан авылдашлар өчен мондый очрашулар бик кирәк. Авылыбызның дус-тату яшәвен раслаучы бу чара өчен оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Арабыздан киткән авылдашларга догаларыбыз барып ирешсен иде. Аларның рухлары шат булсын. Догалар тыңлап, акыллы вәгазьләр ишетеп, әкрен генә мәҗлеснең ахырына җиттек. Матур уйлар белән мәчеттән чыгып барганда ишек яңагына кунган күбәләккә күзем төште. Гүя ул - мәчет сакчысы бездән риза булып кабат килүебезне көтеп кала иде...

Шундый изге эшләрдә катнашып, авыл халкын сөендергән Котдус абыйга Аллаһы тәгалә исәнлек-саулык, гаиләсенә тынычлык бирсен. Яхшы гамәлләре үзенә меңе белән кайтсын иде. Аш-су әзерләүдә катнашкан һәрбер кешегә, өлешен керткәннәргә зур рәхмәт. Авылыбыз гел шулай дус-тату булсын. Озак еллар шулай бергә-бергә матур очрашулар оештырып яшәргә язсын.

Зөлфия Минһаҗева.

Печмәнтау авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре