erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар куркынычсызлыгы - өлкәннәрнең бурычы!

Хөрмәтле гражданнар, уку елы башлану белән мәгариф учреждениеләрендә янгыннарда балаларның һәлак булуына юл куймау буенча профилактик чаралар актив алып барыла.

МЧС хезмәткәрләре һәм педагоглар белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы дәресләрен үткәрәләр. Кызганычка каршы, елдан-ел янгыннарда балалар һәлак була. Гадәттән тыш хәлдә дөрес карар кабул итә белмәү балаларны янгын корбаны ясый. Балалар янгынга ничек юл куймаска, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген начар беләләр. Безнең сезнең белән бурыч-балаларны моңа өйрәтү.

Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнүгә күбрәк әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Балаларны өйдә ялгыз, караучысыз калдырмагыз. Бала шырпынын уенчык түгел икэнен белергэ, ә  янгынын авыр кайгы икэнен аңлавы мөһим. Балаларны көнкүреш электр приборларын һәм газ плитәсен куркынычсыз куллану кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Җиңел, тиз кабына торган сыеклыкның куркынычлыгы турында сөйләгез.

Янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм янгыннан сундеру хезмэтенен телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качарга яки өйдән нинди дә булса әйберне коткарып калырга кирәмэгенен,э бары тик янган бинадан тиз арада чыгарга кирэклеген генэ аңлатыгыз. Балалар бер мәсьәләгә генә игътибар бирергә тиеш – бары тик бинадан зыян күрмичэ   чыгарга!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларны йортта яки квартирада узлэрен генэ биклэп калдыру бик куркыныч икэнен анлагыз! Янгын чыккан очракта алар тышка чыга алмаячаклар.
Балаларга билгеле булган урында шырпы һәм зажигалка калдырмагыз. Балаларга учак яндырунын куркынычлыгы турында сөйләгез. 
Еш кына олылар гаебе белән балалар һәлак була. Ата-аналар уяу булыгыз, кайчакта сүндерелмәгән тәмәке, электр үткәргечләре төзек булмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ата-аналар үз балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз, балаларны һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз.

Янгын вакытында шалтырату очен телефон номерларын исегезгэ тошерэбез «01», «101», «112». Арча янгын часте    8 (84366) 3-35-91, Әтнә янгын бүлеге 8(84369) 2-20-01.

Арча һәм Әтнә районнары буенчаянгын күзәтчелеге инспекторы Шакирзянов А.Э.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев