erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Баланы уллыкка алганда бер мәртәбә түләнә торган пособие каралган

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.

Баланы уллыкка алучы, баланың опекуны, попечителе яисә тәрбиягә алучы ата-анага бер тапкыр түләү бирү каралган.

Түләү күләме уллыкка алынган һәр бала өчен 20 472,77 сум, әгәр уллыкка алынган балага  8 яшь тулган яисә ул инвалид булган, яки гаиләгә берьюлы берничә бертуганнар алынган очракта, түләү һәр бала өчен 156 428,66 сум тәшкил итә.

"Пособиегә хокукны раслаучы документлар һәм гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моны уллыкка алу турында суд карары, опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яки попечительлек билгеләү турында карар яисә баланы гаиләгә алу турында килешү үз көченә кергән көннән алып 6 ай эчендә эшләргә кирәк”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пенсия фондына гаризаны почта аша да җибәрергәмөмкин. Документларның уллыкка алынган баланың туу турында таныклыгың, баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе, баланы опекага алу турында документның күчермәләре нотариаль расланган булырга тиеш.

Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм Пенсия фондына мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары кергәннәнсоң  10 эшкөне узганчы чыгарыла. Пенсия фондынао ешмалардан белешмәләр яки  мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслый торган документлар килепҗитмәгән очракта, гариза буенча карар кабул итү срогы 20 эшкөненә кадәр озайтылырга мөмкин.

Пособие түләүне билгеләү турында карар кабул ителгәннәнсоң, акча 5 эш көне эчендә түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X