15 март 2022 яңалыклары
-
"Казан арты" тарих-этнография музеенда Рузалия Насибуллинаның китабын тәкъдим иттеләр (фотолар)
Якташыбыз Рузалия Насыйбуллинаның “Мирас булып калсын” исемле китабы 2021 елда дөнья күрде.
-
Мичтә пешерелгән горбуша әзерлибез
Горбуша балыгын әзерләүнең бер ысулын тәкъдим итәбез.
-
Коронавирус белән иң күп авыручылар Казанда һәм Чаллыда
Татарстанда бер көн эчендә 574 кешедә коронавирус ачыкланган
-
Плансыз эш бармый
15 мартта район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыкларның язгы кыр эшләре чорына эш планнарын кабул итү булды.
-
"Кеше шашамы соң?" - Данир Сабировны талаганнар
Шаккатам шундый кешеләргә, ди җырчы
-
Кайбер көнкүреш товарларына бәя арткан
Кер порошогына, бәдрәф кәгазенә һәм теш пастасына бәяләр арткан
-
Баланы уллыкка алганда бер мәртәбә түләнә торган пособие каралган
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.
-
Җиңүчеләр "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә чыгыш ясаячак
"Арча йолдызлары - 2022" бәйсе җиңүчеләре бер сәхнәгә җыелды
-
Татарстанда яшәүче айфонын бер бүлмәле фатирга алмаштыра
Чаллыда яшәүче «Авито»да 256 гигабайтлы 13нче айфонын бер бүлмәле фатирга алмаштыру турында белдерү урнаштырган.
-
Кредит каникулы: аннан ничек файдаланырга?
Хәзер инде кредитка да өмет юк! Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттыргач, күпләр әнә шулай дип көрсенде. Бу аңлашыла да. Шушы яңалыкка бәйле рәвештә банклар барлык төр кредит ставкаларын ике тапкыр арттырып куйды. Шул рәвешле бик күп проблемаларны чишәргә ярдәм иткән кредит рәсмиләштерү дә хәзер күпләрнең көченнән килми. Ай саен кредит түләп яшәүчеләрнең исә – үз кайгысы. Алга таба бурычымны вакытында түләп бара алырмынмы, моңа кадәр рәсмиләштергән кредитларның да cтавкасын арттырып куймаслармы, дип борчыла алар. (Ватаным Татарстан)
-
Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2022 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә. 1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак, 2 апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30 апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2 майда – Ураза бәйрәме. ("Шәһри Казан")
-
3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова: «Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды»
Бар да үзеңнән тора! Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек Диана Сәфәрова әнә шулай, ди. Кайчандыр аның да тормыштан туйган, күңеле төшкән вакытлар була. Игезәк сабыйларын алып кайткач, аның гәүдә авырлыгы 40 килога арта һәм ул депрессиягә бирелә. Әмма тырыша, инстаграмда ябыктыру курслары башлап җибәрә. Үзе дә матурлана. (Ватаным Татарстан)