erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мичтә пешерелгән горбуша әзерлибез

Горбуша балыгын әзерләүнең бер ысулын тәкъдим итәбез.

Балык организмның вирус яки бактериаль характердагы төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.

Горбуша - ул бик тәмле булуы белән  генә түгел, организм функцияләренә уңай тәэсир итүче файдалы матдәләр составы белән дә аерылып торган балык. Горбуша итендә витаминнар, микро  һәм макроэлементлар бар. Алар кешенең иммун системасын ныгыта, организмның вирус яки бактериаль характердагы төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Горбуша балыгын куллану йөрәк-кан тамырлары системасы эшен яхшырта. Йод белән тәэмин итеп, калкансыман бизгә уңай тәэсир итә. Организмнан токсиннар һәм шлакларны чыгара, шул рәвешле бөтен организмны чистарта. Сөякләр, шул исәптән остеопороз авыруларын булдырмауга ярдәм итә. Картлык белән бәйле Альцгеймер патологияләрен кисәтә.

Горбуша балыгын әзерләүнең бер ысулын тәкъдим итәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Майланган фольгага чистартып, туралган, тоз, борыч сибелгән  чи бәрәңге кисәкләрен тезегез. Өстенә чистартылган, киселгән, тоз, борыч сибелгән горбуша кисәкләрен куегыз. Балык өстенә яшелчәләрдән “тун” җәегез. Аның өчен суганны шакмаклап турагыз, кишерне угычта уыгыз, барысын бергә куышып, тоз, борыч, майонез яки каймак өстәгез. Балык белән яшелчәләрне фольгага төреп, мичкә куеп пешереп алыгыз. Табынга тозлы яки маринадланган  яшелчәләр белән бирегез.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Чыганак http://zainsk-rt.ru/news/ashygyz-tmle-bulsyn/micht-pesherelgn-gorbusha-zerlibez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X