erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2022 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә. 1 апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак, 2 апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30 апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1 майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2 майда – Ураза бәйрәме. ("Шәһри Казан")

Нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре дә билгеле. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 000 сум күләмендә билгеләгән (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла.

Белешмә

Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фитыр сәдакасы бирү - һәр мөселманга да вәҗиб гамәл. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

http://shahrikazan.ru/news/din/igtibar-fityr-m-fidiya-sdakalary-klme-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X