Без нишләрбез икән?
Якташлар очрашты. Осталыгыбызны казаннарга тагын бер кат исбатлап күрсәттек. Ярыштык. Җиңүгә өмет зур.
5 майда Арча районы сәнгать осталары Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында зур концерт-тамаша белән чыгыш ясады.
Быел республика районнары “Татарстанның мәдәни башкаласы” исемен яулау өчен көрәшәчәк һәм анда һәр район үз тамашасын тәкъдим итәчәк. “Арча ягы – туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән әлеге чара да фестиваль-бәйге кысаларында оештырылды. Якташлар очрашуының икенче, яңартылган варианты, дип кабул итәргә дә була. Чөнки ул очрашу да язын шушы тирәләрдә үтә иде.
Искиткеч матур тамаша булды ул. Район мәдәният хезмәткәрләре хезмәте чиксез зур. Аны шулар арасында бераз булса да кайнаган кеше генә аңлый ала. Шуны да әйтеп китми калып булмый, соңгы вакытта районда оештырылган мәдәни чараларга яңа сулыш өрелде. Монда җитәкчеләрдән алып һәр мәдәният хезмәткәренең хезмәтен билгеләп үтәргә була. Әмма беренче чиратта ул идеяләргә бай, хыялый, оештыру сәләтенә ия булган Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова тырышлыгы дип әйтер идем. Гадәттә, һәр чара барышында аның “кухнясы” читтә кала, ялтыравыклы өлеше генә күренә һәм мактала бит. Шуңа “эшче кортларны” искә алып китми һич дөрес булмас, дигән фикердә мин.
Һәр яктан бишле
Бу көнге чара чын мәгънәсендә соклану уятты. Миндә генә түгел, беренчеләрдән булып чыгыш ясаган арчаларны карарга килгән күрше районнар вәкилләрендә дә. “Без нәрсә эшләрбез икән?” – дигән сорау тумый калмагандыр аларда да. “Искиткеч чыгыш. Югары дәрәҗәдә әзерлек”, – дигән бәяне күрше районнар беренче куйды. Соңыннан жюри әгъзалары ягына күз ташладым. Жюри әгъзасы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Алмас Назиров нәрсә сорарга теләвемне күз карашымнан ук аңлап алды. “Булдырдыгыз. Бөтен җаным-тәнем белән бирелеп карап, сокланып утырдым. Һәр яктан бишле”, – диде ул елмаеп.
Кызыктыру мизгеле тәмам, хәзер тамашаның үзенә күчәргә вакыт. Ишектән үк кунакларны арчаларга гына хас булган кунакчыллык белән каршы алдылар. Сүз уңаеннан, тамаша залында кеше күп булмаячак, бу андый чара түгел, дигәннәр иде. Арчаларны көтеп торганнар, диярсең, зал шыгрым тулы булды. Бу безнең өчен үзе зур плюс. Әмма тамаша залына алай җайлы гына үтеп китеп булмады. Сәхнәләштергән күренеш – “Печән базары” үзенә җәлеп итте. Печән базарын күз алдына китерә идем, әмма аны күрү өчен Тукай заманында туарга кирәк иде, менә, рәхим ит, бер җире белән дә ким түгел. Дөрес, бүгенге көн Печән базары геройлары – үзебезнең Арча ягы осталары. Әмма алар янына барып җитү өчен әлеге дә баягы печән базары аша үтәргә кирәк. Мәдәният хезмәткәрләренә (монда районның барлык авыллары мәдәният йортлары, клублары хезмәткәрләре бергә тырышкан) сокланып туя алмадык. Бу көнне алар үзләрен чын артистлар итеп күрсәтте. Печән базарында берсе тавык белән әтәч (тереләр), икенчесе куян, өченчесе яулыклар сата. Сарык белән печән, мунча себеркесе алып килгәннәр, каз канаты белән йомырка тәкъдим иткәннәр дә бар. Сатулашалар, яныңнан китмиләр. И, мактыйлар товарларын. Берсеннән хәтта: “Син кибетче булып эшләдеңме әллә?”– дип сорадым. “Әйе, биш ел тавыклар саттым”, – диде ул көлеп. Шунысы кызыклы, биредә дә Тукай рухы киң урын алган. Оештыручылар Тукайны чараның үзәге итеп куйган. Һәр тарафта Тукай образлары, геройлары, ул яшәгән чор күренеше. Бер почмакта асрамага бала бирәләр, “Кырлай урманында” Былтыр бармагын кыстырырга Шүрәлесен көтеп тора, Тукай әкияте геройлары да почмак саен каршы ала. Шунда хәлфә шәкертләргә дәрес бирә, тыңламаучылар өчен чыбыгы да әзер. Моннан тыш Арча ягында туып-үскән язучылар, шагыйрьләр, галимнәргә багышлап күргәзмә, мәдрәсә күренеше һәм Әлифба музее күргәзмәсе белән дә танышырга мөмкинлек туды.
Бии торган курчаклар
Адым саен остаханәләр эшләде. Берсе түбәтәй чигәргә өйрәтсә, икенчесе бизәнү әйберләре ясау серләренә төшендерде. Гөлшат Зәйни ясаган курчаклар татарча җырлый белә булып чыкты.
– Мин үзем Гөберчәктән, ирем Сикертәннеке. Казанда яшибез. Бу чарага чакыруларына чиксез сөендем, – диде ул. – Балаларны уенчык аша татар теленә өйрәтәсем килде. Ә алар бер җирдә дә юк. Аптырагач, үзем ясый башладым. Чип куям, тавышын студиядә яздырам. Үзем сөйләшәм, таныш артистым җырлый.
Җырлау бер нәрсә, Шурабаштан Олеся Антипованың саламнан ясалган курчаклары бии дә әле. Өстәлгә тезеп куйганнар да, барабанда уйнап биетәләр. “Саламнар тигез түгел. Барабанга, өстәлгә бармаклар белән суккач та биегән кебек сикергәлиләр. Саламнан да, печәннән дә ясыйм курчакларны”, – дип серен чиште Олеся.
Килгән халык Лесхоздан 69 яшьлек Миңкамал апа Гарипова янында озак тукталды. Ул мунчала язып күрсәтте, аннан пумала ясау серләрен өйрәтте.
– Күрсәткәндә генә җайлы ул. Агачны кисәсе, кабыгын алып, күлгә илтеп саласы, көзгә мунчаласын чыгарасы, киптерәсе, түклисе бар. Аннан соң гына кирәкле әйберләрне эшлисең. Җиде яшьтән читлек бәйләргә өйрәнгән идем инде мин, – диде ул.
Шуның янында гына күршесе Каюм абый Вилданов. Яшь вакытта урындыклар, бишекләр, зур кәрҗиннәр үргән. Хәзер кечкенә кәрҗиннәр үрә. “Чи таллардан эшләргә, аларны кайчан җыярга кирәклеген белергә кирәк”, – диде Каюм абый.
Талдан читән үргән Штерәдән Рамил Шәкүров белән дә таныштык ул көнне. “Тал ботакларын көзен кар ява башлаганчы яки язын яфрак ярганчы җыям. Чикләвек агачыннан тагын да яхшырак була. Башта үзем өчен ясап карарга булдым. Авылда киртә кирәк. Такта тиз җимерелә башлый. Ә бу чыдам да, матур да. Хәзер төрле ысулларын өйрәтә башладым инде”, – диде ул. – Алга планнарым да бар”.
Йөгерә-йөгерә килдем
Алар теләге булган кешеләрне яннарына җыеп осталык дәресләре дә күрсәтте. Тик берничә минут эчендә генә өйрәнә торган эш түгел шул. Әмма кызык.
– Мин Урта Сәрдә авылында тудым. “8 Март” колхозында өч ел эшләдем дә Казанга киттем. 81 яшь инде миңа. Якташларым белән очрашырга килдем. Сокланып туя алмый йөрим”, – диде Земфира Таҗиева.
– Мин Мирҗәмнән. Озак еллар Үрнәктә училищеда укыттым. Пенсиягә чыктым. Казанга киттем. Музейда эшләдем. Шигырьләр, истәлекләр язам. Китабым чыкты. Арчалар чыгыш ясый, дигәч йөгерә-йөгерә килдем, – диде Әлфия ханым Закирова.
Фойеда кунакларны районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Халык биюләре, җырлары, милли ризыклары тәкъдим ителде.
– Бу проектны тормышка ашыруга без күптәннән әзерләнә башладык. Шушындый авыр вакытта гореф-гадәтләрне, телебез, мәдәниятебезне саклау – иң зур бурычларның берсе, – диде концерт башлану алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев.
Концерт өч теманы –“Туган туфрак”, “Халкым минем”, “Эзең булып эшең калсын” – үз эченә алган иде. Сәгать ярымлык чыгышлар бербөтен булып бер сулышта узды да китте. Сәхнәдәгеләр бер-бер артлы чыгыш ясады, залдагылар һәрберсен көчле алкышларга күмде. Ә аны якташыбыз Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов башлап җибәрде. Арчалар ул күтәргән рухта концертны дәвам итте. Филарит Гасыймов, Эльза Камалова, Альбина Фатыйхова, Аида Ондрина, Гөлнара Гәрәева, Лилия Маликова, Диләрә Хәйдәрҗанова, Илһамия Гыйлаҗиева, Флера Шакирова җитәкчелегендәге җыр һәм бию коллективлары, җырчылар Диләрә Хәйдәрҗанова, Сөмбел Заһидуллина, Дамир Гасыймов, нәфис сүз осталары Гөлчәчәк Сабирҗанова, Әнвәр Мөхетдинов, Инсаф Мөхәммәтгалиев белән Мәүлидә Кузьмина чыгышлары көчле алкышлар белән бәяләнде. Алып баручылар да көчле иде. Зур концерт-тамаша Арча сандугачы Расих Галимҗановка кушылып “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Арчалар чыгышы югары дәрәҗәдә үтте. Аларга әлеге бәйгедә җиңү яулауларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев