13 май 2023 яңалыклары
-
Татарстанга көчле җил һәм яшенле яңгыр якынлашуы турында хәбәр иттеләр
Республикада начар һава торышы сакланачак.
-
Куркыныч юл һәлакәте: 5 кеше үлгән
Самара өлкәсенең Зур Глушицк районында А-300 автоюлының 83 кмында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.
-
Арчадан Төркиягә машина белән сәяхәт
3700 чакрым! Арча белән Төркиянең Мерсин шәһәре арасындагы юл озынлыгы бу. 56 яшьлек Резеда ханым Галиуллина әнә шул араны машина белән өч көндә үтә. Ике илнең чиген дә, диңгез өстеннән 2550 чакрым биеклеккә ашкан таулар аша серпантинлы юлларны да ялгызы кичә.
-
Быел җәйнең ничек киләчәген әйткәннәр
Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд “Российская газета” җитәкчесенә җәйнең ничек киләчәге турында сөйләп үткән. Кышын Россия һәм Белоруссиядә карның күп явуы корылыкның булмаячагы турында сөйли, дигән ул.
-
Баскетболны кемнәр яхшы уйный?
Арча беренчелегенә мәктәпләрдә укучы кызлар арасында баскетбол буенча ярышлар булып узды. Арча мәктәпләреннән барысы 50 кыз катнашты. Җанатарлар бирелеп, шау-гөр килеп карады.
-
Без нишләрбез икән?
Якташлар очрашты. Осталыгыбызны казаннарга тагын бер кат исбатлап күрсәттек. Ярыштык. Җиңүгә өмет зур.
-
Тол хатын: «Мендәрен сыйпый-сыйпый, төннәр буе елап чыгам»
Бер ел элек апамның ире көтмәгәндә вафат булды. Бик матур, җитеш тормышта, бер-берсенең кадерен белеп, яратышып яши торган пар иде. Җизни сәламәтлегенә дә зарланганы булмады. Табиблар, инфаркт, диде.
-
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1523 гектар урманнар торгызылды
Быел Татарстанда 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды: бу – планлаштырылганның 100 процентын тәшкил итә.
-
Дусларыңа моңнар өләшеп яшәү матур
Ул туган авылында кала, өйләнә, бөтен барлыгын авылына, гаиләсенә бирә, яшәү ямен шуннан таба, шигырьләрендә дә шул хакта яза