erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дусларыңа моңнар өләшеп яшәү матур

Ул туган авылында кала, өйләнә, бөтен барлыгын авылына, гаиләсенә бирә, яшәү ямен шуннан таба, шигырьләрендә дә шул хакта яза

Арча үзәк китапханәсендә “Ачтым әле күңел ишекләрен” дигән Мөрәле авылында яшәүче Расип Нәбиуллинның “Яшәү яме” шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды.

Кичәгә гаиләсе –  илһам бирүче хатыны Фәнирә (ул аны яратып “әбием” дип йөртә), иҗат чишмәсен баетучы горурлыгы булган балалары, гомер буе туганнардай аралашып яшәгән күршеләре, якыннары килгән иде.

Расип абый Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа, авыл мәктәбендә башлангыч, Сеҗедә урта белем ала. Армиядә хезмәт итеп кайта, ике ел Лаешта укый, 24 ел колхозда бригадир,  биш ел икътисадчы булып эшли. 2005 елдан Мөрәледә имам-хатыйб вазыйфасын башкара.

– Гомерең буе җәяү йөрисең, нигә машинага утырмыйсың, дип сораучылар бар. Үрнәктә дүрт ай укып, шофер танык-лыгы алдым, армиядә руль артына утырттылар, шуннан соң машина уема да керми. Аңа карап җәяү йөргәнем дә юк. Кая барсам да, машина белән китереп куялар, алып китәләр, – дип шаяру катыш башлады ул сүзен. – Күп гомерем кырда үтте. Бишенче сыйныфтан көтү көттем, армиядән соң басуда эшләдем, бригадир булып та басу-кырларны айкадым. Табигать белән аралашып яшәдем. Матурлыкка сокланып бераз язгалый идем. Күбрәк күңелдә генә. Бер начар нәрсәнең дә яхшы ягы була икән. Авырып Казанга хастаханәгә эләктем. Беренче атнасында күзгә бернәрсә дә күренмәде, тазара башлагач яшисе килә башлады. Шулай илһамланып утырып шигырь яздым. Берне, икене, өчне... Темалары да чыгып торды. Элекке хыялларымны да тормышка ашырырга булдым. Урман буендагы ялгыз нарат турында шигырь яздырасым килеп йөргән иде. Ул хакта да яздым. Илһамны туктатып булмады. Кайткач та дәвам иттем. “Тагын утырды инде шигырь язарга”, – дип куя инде хатын да. Ике җырым да бар. “Авылым Мөрәле” дигән, сабантуй турындагы җырлар туды. Көе дә аның башка килеп тора.

Расип абый бик матур җырлый да. Бер концертта ишетеп сокланган идем. Бу юлы ул үзе иҗат иткән җырларны башкарды.

Ә шигырьләргә килгәндә, Расип Нәбиуллин аларны өч юнәлештә иҗат итә. Тел һәм тәрбия, хәзерге вәзгыять, яшьлек һәм киләчәк. Табигать, ел фасыллары турында да шигырьләре бар. Әмма гаиләсе, балалары – иҗатында да беренче урында. Шунысына игътибар иттем, иҗат иткән әсәрләре шигъри юллар гына түгел,  шигырь юлына салынган тулы бер хикәя. Аларны укып, Расип абыйның тормыш юлы, мәхәббәт тарихы, балалары белән танышырга була. Мәсәлән, “Әбиемә” дигән шигырен ул хатыны Фәнирәгә багышлаган. Ничек ошатып китүен, кызны үзенә карату өчен тырышуын, теләгенә ирешеп гаилә коруларын, озак еллар тигез, матур гомер итеп, балалар үстерүләрен, онык-ларга сөенеп яшәүләрен тасвирлаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Биш балабыз бар. Дүртесе спорт юнәлеше буенча китте, берсе татар теле укытучысы. Улларым спорт осталары, спорт осталарына кандидатлар. Авылда ярышлар оештыручы да – алар. Балаларым турында аерым китап язарга була, – диде Расип абый.

Улы Рәзил, кызы Рәмия бүгенге көндә әти-әнисенең балалары белән горурланып яшәве – үзләре биргән тәрбия нәтиҗәсе дип саный. Алар да әтиләре белән горурлана. Менә шулай районга чакырып әтиләрен зурлауларына сөенеп туя алмыйлар.

– Бабай шигырьләр иҗат итә. Ә менә әби аны рухландыра, – диде оныгы Гөлназ һәм сәнгатьле итеп бабасының шигырен укыды.

Күршеләре, туганнары, якыннары – бар да Расип Нәбиуллинга сәламәтлек, иҗат уңышлары теләде. “Нәбиуллиннар гаиләсен белмәгән кеше юк”, “Спортка якын кеше, бик моңлы азан әйтүче, шигырьләр иҗат итүче, җырчы – бөтен сыйфатны бергә туплаган Расип абый”,  “Югары белемле шагыйрь түгел, халык арасында йөреп иҗат итүче, халык шагыйре”, “Табигать ямен күрә, кеше күңелен аңлый белүче”  – менә шундый сүзләр яңгырады бу көнне аның турында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X