erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Тол хатын: «Мендәрен сыйпый-сыйпый, төннәр буе елап чыгам»

Бер ел элек апамның ире көтмәгәндә вафат булды. Бик матур, җитеш тормышта, бер-берсенең кадерен белеп, яратышып яши торган пар иде. Җизни сәламәтлегенә дә зарланганы булмады. Табиблар, инфаркт, диде.

Апа аның белән иркәләнеп, җил-давылларны, борчуларны белмичә яшәде. Җизни киткәч, тормышның бөтен борчулары үз җилкәсенә төште. Ике бала институтта, түләүле бүлектә укый. Үз йортлары белән торалар иде. Йорт тирәсендә гел ир-ат кулы кирәк бит аның. 

Бер көнне апа килеп:  «Күршеләр, ирең үлгәч тагын да чибәрләндең әле син. Гел каядыр чыгып китеп йөреп кайтасың, дип, йөрәгемә тиде. Өйдә бөтен нәрсә аны хәтерләтә, шуңа өйдә тора да алмыйм, мендәрен сыйпый-сыйпый, төннәр буе елап чыгам. Минем хәлне алар аңлыймы соң инде?!» – дип үкси-үкси елады. 

Шулай. Кешенең эчен ярып карап булмый. Борчуларын үзе генә белә. Шуңа да тышкы билгеләр буенча гына фикер йөртмәгез. Матур елмаю артында йокысыз, яшьле төннәр дә күп була...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чулпан Кыямова.

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/tol-khatyn-mendren-syypyy-syypyy-tnnr-bue-elap-chygam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X