Безнең фотографка 80 яшь. Ышанмыйбыз! Әмма чын күңелдән котлыйбыз!
Ринат әфәнде, исән-сау булыгыз, тигезлектә балалар бәхете белән яшәргә язсын! Без сезне хөрмәт итәбез!
Олы юл буйлап тавышсыз электр мопедта берәү килә. Ринат Насыйбуллин булып чыкты ул. Арча редакциясендә 12 ел фотограф булып эшләгән Ринат абый. Ул район тарихын фотоларда калдырган кеше.
Сугыштан соң туган бала. 1946 елның 2 мартында. Сөбханалла, егетләр кебек әле ул!
Редакциядә сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбез кызыклы вакыйгадан башланып китте. “Декабрьнең салкын бер төнендә Яңа Кенәр ягыннан Арчага кайтып киләм, – дип сөйләде ул. – Безнең бит редакциядә эш сәгате төрлечә бетә. Иртүк тә чыгып китәбез, төнлә дә кайтабыз. Шулай Яңа Кенәрдән кайтканда төнлә ярты юлда машина туктап калды. Бензин бетте. Бик салкын вакыт. Кул күтәрәм машиналарга, юк, туктамыйлар. Инде нишләргә? Күңелгә бу салкында катып үләм ич мин юлда, дигән шөбһә керде. Шуннан башыма кинәт бер уй килде. Фотоаппарат вспышкасы! Фотоаппаратымны алып, яктырткычларын (вспышка) челт-челт юлга юнәлтеп яктырта башладым. Бөтен тирә-юнь ялт-йолт килә. Бу гаҗәеп күренешкә машиналар тезелешеп туктадылар. Берсе дә үтеп китмәде. Хәтта куркышып, нәрсә булды икән, дип туктап калдылар. Әй, ул яктылык нәрсә булды соң ул, дип аптырашып сораштылар. Менә шулай бензинлы булып, исән-сау Арчага кайтып җиттем. Ничек “вспышка” белән яктыртып, машиналарны туктату уе башка килгән диген син!”.
“Әти Нурклуб исемле. Бабай каян тапкандыр ул исемне. Беркемдә юк андый исем. Минем исемем дә Ринат түгел, Ренард, – дип шаккатырды ул. – Нишләп андый исемнәр кушылган икән дип әтидән сорарга башка килмәгән. Абыйдан сораган идем, кешенеке кебек булмасын дип кушканнардыр инде, диде. Бабайның исеме Кәлимулла. Фотолардан күреп белгәнемчә, бик зыялы бабай булган ул. Казанда ишегалды җыештырган. Ул тирәдә яшәүчеләр, профессорлар да булган, бик ихтирам иткәннәр үзен. Чыгышлары белән Биектау районы Ямаширмә авылыннан алар. Әти Казанда туып-үскән. Шунда укыган, һөнәр алган. Казанда комсомолның өлкә комитетында эшләгән. Репрессия елларында тынычрак урынга Арчага күчеп килгән, аннан – Яңа Кенәргә. Яңа Кенәрдә баш зоотехник иде. Мин үзем Яңа Кенәрдә тудым. Аннан Арчага күчеп килгәнбез”.
Әтисе сугышта катнашмаган. Бер кулы гарип булган. Аннан авыл хуҗалыгы белгечләрен сугышка алмаска дигән бронь да булган.
– Ринат профессиональ фотограф, – дип сөйли хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов. – Үз эшенә бик таләпчән иде. Тыныч, низагка керми. Елмая гына. Ул заманнарда фотографларның бик кадерле вакытлары. Авылларга бергә чыгып китәбез. Ринат үз эшен яхшы белә. Төрлечә төшерә. Ул район тарихын фотоларда калдырган кеше.
– Мин кечкенәдән фотография белән мавыктым, – дип сөйли Ринат абый. – Фотога төшерү, фотолар ясау һөнәрен яраттым. Күңелгә ошаган эш булмый икән, акчасына да исем китми, эшләмим мин ул эштә. Элек фотограф хезмәте дәрәҗәле дә иде. Бөтен район сине белә. Әле дә беләләр, яхшы хәтерлиләр. Без редакциядә Әнвәр абый, Илгизәр (Илгизәр белән дус идек, ул мине редакциягә эшкә чакырып китерде дә), Равил Сабирович, Ильяс белән эшләдек. 1974 елда редакциядә эшли башлап, 12 ел шушында хезмәт иттем. Мин эшкә килгәндә, редакция машинасы юл һәлакәтенә очрап, машина да булмады. Үземнең шәхси мотоциклда йөрдем. Илгизәрне дә утыртып чыгып китәр идем. Аннан Арчадагы фотосалонга күчтем. Үз эшемне ачтым.
– Башка журналистлар да сиңа утырып йөрдеме?
– Сөт, бензин ташучы машиналар, колхоз рәисләре дә шуларга утырып йөрде, – дип сүзгә кушылды хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов. – Автобус белән дә йөрдек, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре дә еш кына безне үзләре белән алып чыгарлар иде. Җәяү йөргән вакытлар да булды. Задание бирелгән икән инде, аны үтәмичә калып булмый.
– Редакция коллективын яраттыгызмы? – дип сорадым да, үзем үк җавап та бирдем. – Яратмасагыз эшләмәс тә идегез – шулай бит.
– О-о, бик дус, бик күңелле яшәдек без.
Ринат абыйның апасы да, абыйсы да югары белемле. Үзе дә Казан химия-технология институтының 3нче курсыннан армиягә киткән. “Рәсем ясарга ярата идем, – ди. – Казан төзелеш институтының архитектура бүлегенә укырга керергә балл җитмәде”.
Тормыш иптәше, гомер буе укытучы булып эшләгән Наилә ханым белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балаларның икесе дә югары белемле. Улы Азат гаиләсе белән үз яннарында. Кызлары Эльмира гаиләсе белән Австралиядә яши.
“Тик торган юк. Хуҗалыкта әле нәрсә ясыйм, әле нәрсә”, – ди Ринат абый. Алга таба да шулай тынгысыз җан булып, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев