erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүгеннән маскасыз кибеткә дә, транспортка да кертмәячәкләр

20 апрельдән алып кибетләргә, хезмәт күрсәтү урыннарына һәм транспортка битлекләрсез керү тыела. Шул ук көннән чәчтарашханәләр дә эшли башлаячак.

20 апрельдән алып кибетләргә, хезмәт күрсәтү урыннарына һәм транспортка битлекләрсез керү тыела. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең 18 апрель көнне дөнья күргән карарында хәбәр ителә.

Әлеге таләпләр республикада санитар-эпидемиологик хәлләр яхшыланганчы үтәлергә тиеш, диелә рәсми документта.

Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр дә эшли башлаячак. Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри таләп була. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәләр. Һәр клиент арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү башкарылачак.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка — бирергә тиеш.

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/maskasyz-kibetk-d-transportka-da-kertmyachklr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев