20 апрель 2020 яңалыклары
-
Табиблар Covid-19дан дәваланган татарстанлыларны плазма тапшырырга чакыра
Коронавирус белән авыручыларны вирустан сәламәтләнгән пациентларның плазмасы белән дәвалау методы Кытайда нәтиҗәле дип табылды.
-
Күчмә кубок “Северный” хуҗалыгында
Март нәтиҗәләре билгеле булды.
-
Татарстанда өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум акча алу өчен гаризалар кабул ителә
Гражданнарга гаризаны алдан ук тутырырга киңәш итәләр, аны күпфункцияле үзәкнең рәсми сайтыннан алырга мөмкин.
-
Чулпаннан Мария Степановна туган көнен бәйрәм итә
20 апрельдә Чулпан авылында яшәүче Мария Марданинага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров килде.
-
Майда һава торышы нинди булыр? (Белгеч фаразы)
Майда һава торышы на фараз.
-
82 яшьлек әбинең акчасын һәм бер кап сөтен талап алган ир-атны тоткарлаганнар
Әлмәтле Шевченко урамындагы бер торак йорт подъездында 82 яшьлек әбигә бер ир-ат һөҗүм иткән. Әбинең акчасын һәм бер кап сөтеп талап алган. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
-
Сабада җиләк-җимештән компот ясау цехы ачылачак
«Саба» индустриаль паркында яңа 511 эш урыны көтелә.
-
Татарстанда коронавирус белән авыручыларның күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә
Татарстанда яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән зарарлану очракларының күп өлеше – 42 проценты, уртача авырлыктагы формада, шулай ук 39 проценты симптомсыз формада уза. Бу Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладыннан күренә.
-
Хөрмәтле арчалылар! Онлайн узачак "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, якыннарыбызның исемен мәңгеләштерик!
2020 елда Татарстанда «Үлемсез полк» акциясе онлайн узачак
-
Ришат Фазлыйәхмәтов мәхәббәтен тапкан
Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгәне турында: "Кунакка кайтты да калды!". Җырчының тормышы төбеннән үзгәргән!
-
3 яшьлек бала янып үлгән
Бу коточкыч хәл Башкортстанның Мәчетле районында булган. Мәчетле районының Олы Устьикин авылында вакытлыча яшәү өчен төзелгән корылмада янгын чыккан.
-
Covid-19 белән зарарлануның расланган 39 яңа очрагы арасында Биектау районы да бар
Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр, шундый 18 кеше теркәлгән.
-
Олег Морозов Конституциягә төзәтмәләр турында фикерен белдерде
Яңартылган Төп закон дәүләтнең социаль йөкләмәләрен берсүзсез үтәүне тәэмин итәчәк.
-
Бүгеннән маскасыз кибеткә дә, транспортка да кертмәячәкләр
20 апрельдән алып кибетләргә, хезмәт күрсәтү урыннарына һәм транспортка битлекләрсез керү тыела. Шул ук көннән чәчтарашханәләр дә эшли башлаячак.
-
Немец солдатларын күмгән әбием
Бөек Ватан сугышы 75 ел элек тәмамланган, шулай булса да сугыш вакытындагы тирән яралар: ачлык, авыр хезмәт, ятимлек ачысы барысы да йөрәктә. Авыр мизгелләр еллар узган саен йөрәкне ныграк сызлата. Менә мин үзем дә шушы сугышта катнашкан, бөек җиңү өчен үзләренең бөтен көчләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча көрәшкән әби-бабай тәрбиясендә үстем.