erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Covid-19 белән зарарлануның расланган 39 яңа очрагы арасында Биектау районы да бар

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр, шундый 18 кеше теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 39 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«11 кеше хастаханәгә салынды, 28 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, 10 очрак читтән кертелгән, калганнары контактлы юл белән йоктырган.

Чирләүчеләр арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр иң күбе — 18 кеше, шулай ук 18 яшькә кадәрге ике кеше бар, икесе — 18дән 30га кадәр, алтысы — 50дән 60ка кадәрге яшьтәгеләр, калганнары 60тан өстәге өлкәннәр. 

География:

Казан  18

Яр Чаллы - 6

Әгерҗе - 2

Тәтеш - 2

Лаеш -3

Түбән Кама -5

Алабуга -1

Биектау - 1

Баулы - 1.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев