erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум акча алу өчен гаризалар кабул ителә

Гражданнарга гаризаны алдан ук тутырырга киңәш итәләр, аны күпфункцияле үзәкнең рәсми сайтыннан алырга мөмкин.

булмаган теләсә кайсы офиска мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Хезмәт экстерриториаль принцибы буенча бирелә, — диде ул. — Кабул итү вакытын кыскарту өчен һәм үзәк бинасында мөрәҗәгать итүчеләр күп җыелмасын өчен, гаризаны алдан ук тутырырга киңәш итәбез. Аны безнең рәсми сайтта «Документлар формасы һәм үрнәкләре» бүлегендә алырга мөмкин».

Күпфункцияле үзәктә мөрәҗәгать итүчегә паспорт, баланың туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк. Мөрәҗәгать итүченең вәкиле килгән очракта, нотариус раслаган ышанычнамәне, шулай ук акча күчереләчәк мөрәҗәгать итүченең счеты реквизитларын тапшырырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, мөрәҗәгать итүченең һәм баланың СНИЛСын (әгәр ул инде рәсмиләштерелгән булса) күрсәтергә тәкъдим ителә. Күпфункцияле үзәк офисларында хезмәт алу өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында яки 8 (843) 222-06-20 номеры буенча call-үзәккә шалтырату аша язылырга кирәк. Шулай ук call-үзәктә түләү буенча барлык кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X