“Бу көнгә кадәр яшәвемә Аллаһыма мең рәхмәтлемен”
Арчада яшәүче хезмәт ветераны Фирдинә апа Даутова белән бик озак сөйләштек. Дөресрәге, ул сөйләде, безне авызына каратып торды.
Бу кечкенә генә буйлы, олы яшьтә булуына карамастан гаҗәеп тере өлкән яшьтәге апага сокланмый мөмкин түгел. Яшь вакытында нинди булгандыр, бүген дә ул яшьләргә хас җитез,бөтенесен йөрәгеннән чыгып сөйли. Мактау грамоталарын, төрле елларда чыккан район газеталарын каршыга китереп тезде. Алдынгы сыер савучы, мактаулы авыл советы секретаре... – барысы да аның турында. Әле дә аларга берничә төрле газета-журнал килә, район газетасын көтеп алалар, бер җөмләне дә төшереп калдырмыйча укып баралар икән.
Кәче авылында 1942 елда туган Фирдинә апа. Әтисе авыл советы рәисе булган. Бронь белән колхозда калдырганнар. “Мин сугышмасам, кем сугышыр? Балаларымның тыныч тормышта яшәүләрен телим”, – дип үз теләге белән фронтка китеп барган. Хатыны бер чынаяк онсыз, бер ягарлык утынсыз дүрт кыз бала, бишенчесе Фирдинәгә 6 айлык йөкле килеш калган.
– Бервакыт күрше әби кергән. Әни елап утыра икән. Хафизның үлгән хәбәрен алдым, аннан бигрәк балаларга нәрсә ашатыйм, дип елыйм, дигән. Күрше хатыны бер чынаяк арыш оны керткән, әни шуның белән аш пешергән, ире печәнлектән колгаларны суырып алып мичкә яккан, – дип сөйли Фирдинә апа. – Аннан апа басудан черек бәрәңге җыйган. Башта трактор, аннан каргалар, соңыннан балалар карлы балчык өстеннән чабата белән йөреп черек бәрәңге җыйганнар, анда да бригадир көянтәләрен сындырып куган. Ул бәрәңгенең тәмен әйтеп бетерә алмыйм. Шундый тәмле була иде. Миңа 6-7 яшь булгандыр, басудан мичкә ягарга сыер тизәге җыя идек. Апа утын әрдәнәсе кебек өеп куя. И әни сөенә иде шуңа. Урманнан кипкән ботаклар җыйган өчен дә куалар иде.
Әнисе 26 ел фермада сыер сава. 7 сыйныфны тәмамлагач Фирдинә дә савымчы булып килә. Беренче тапкыр бозаулаган 13 тана бирәләр аңа. Койрыгын бәйлим, корсагына башымны терим дә савам, ди. Ничек җибәрдең, сыер астыннан күренми дә бит ул, диләр икән әнисенә. Әмма Фирдинә тотынган эшен ярты юлда калдырырга күнекмәгән, үҗәтлеге дә куәтле. Кызның тырышлыгын колхоз рәисе дә күреп ала, җыелышка чакырып бүләк тапшыра. Яшь савымчы беренче урынга чыга бит! Сөткә су кушмый микән, дип ышанмыйча тикшертеп тә карыйлар. Бик яшьли партиягә алалар үзен. 17 яшендә авыл советына секретарь итеп куялар. “Атаң бик булган кеше иде. Аңа ошарга тырыш”, – диләр җитәкчеләр. Әтисе йөзенә кызыллык китермәс өчен бөтен авырлыкларга да түзә Фирдинә. Аннан Чулпан авылы егете Ринатка кияүгә чыга.
– Авыл егетләре дә арттан йөрде. Тимер юлга кадәр кудылар да үзен. Клубка төшкән җирдән күреп алды да, сагыз кебек ябышты бит. Чибәр дә түгел иде инде. Кияүгә чыктым бит шуңа. Чулпаннан йөреп эшли башладым. Кайнанам-кайнатам бик яхшы булдылар, үз балалары кебек якын иттеләр. Мин кайтмыйча ашарга да утырмыйлар иде. Үзем дә яраттым аларны. “Кайнанаң белән тату бул. Үз анаңнан тары бөртеге кадәр генә ким диләр аны”, – дим хәзер оныкка да. Ринат белән яши башлаганга быел 54 ел була. Ике бала үстердек, ике онык, бер оныкчыгыбыз бар.
Ә Арчага гаилә 1973 елда килә. Ринат абый тимер юлда, аннан АТПда шофер була. Фирдинә апа пенсиягә чыкканчы сәүдә баәзасында эшли. Икесенең дә мактау грамоталары чиксез күп, Фирдинә апаның “Фидакарь хезмәте өчен” медале дә бар.
– Русча бер сүз белмәгән килеш, көн-төн өйрәнеп (ир, ике бала, эш, имтихан, терлекләр, йокысыз төннәр) 4-5 билгеләренә техникумны тәмамладым. Шул арада әле Кәчегә барып, әнинең эшләрен дә карыйм. Башта фатирда яшәдек, аннан йорт сатып алдык. Тәртип яратам. Бернәрсәне ташламадым. “Валчык төшсә дә, киртә корып куй”, – дия иде әни. Без бер телем ипигә тилмереп үстек. Кычыткан, крахмал, бәрәңге кушып ипи сала иде әни. Бик тәмле була иде. Балачакта ипи салган кешеләрнең капка төбендә бишташ уйный идек. Ипи исе иснәп тамак туя иде, – ди Фирдинә апа.
20 елдан артык инде диндә ул. Соңгы вакытта еш авыртса, хәтере начарайса да, биш вакыт намазын калдырмый, күргән-белгәннәргә догалар укый. “Ике тапкыр үлемнән калдым. Машина астына эләктем, узган көз коронавирус бәреп екты. Гомер буе кешеләргә изгелекләр генә эшләдем. Елый-елый рәхмәт әйткәннәре бар. Шуларның теләкләредер, – ди Фирдинә Даутова. – Шушы көнгә кадәр яшәткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев