19 март 2022 яңалыклары
-
Каһарманнар көрәше. Хәтта "договорняк"лар да юк!
Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда ике көн дәвамында чын мәгънәсендә эссе булды. Биредә татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле бәйге - Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куйган ярышлар үтте. Җиңүчеләр булып иң көчлеләр танылды. Командалар арасында беренчелекне янә Әлмәт командасы яулады ("Шәһри Казан", Радик Сабиров).
-
Казанда шәхси йорт түбәсеннән ишелгән кар бала өстенә төшкән
Көтелмәгән хәл Краснодон урамында булган. (Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук).
-
Татарстан авылында янгында ике бертуган үлгән
18 мартка каршы төндә Кайбыч районы Олы Подберезье авылында коточкыч янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Үзәк урамда бер катлы шәхси йорт янган.
-
Көндәшләр
Иренең икенче хатын алырга ниятләвен ишеткән Канифәнең кулыннан сөтле чиләге төшеп китә язды. Чиләк тоткасын тотып калса да, агы ярыйсы чайпалып, итәген чылатты. Башыннан яшен тизлеге белән «Нигә? Ни өчен?» дигән сораулар үтсә дә, бичә асылы алдарак бәреп чыкты: – Кемне? Шулай диде дә телен тешләде. Бу сорау үзе үк ризалык билгесе иде. «Нәрсәгә сиңа икенче хатын?» дип чәрелдәп елап яки һичьюгы аркылы төшеп карышу урынына... кызыксынып тора ("Сөембикә", Миләүшә Каһарманова).
-
Никахны теркәү өчен гаризалар башка кабул ителми
Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә никахны теркәү турында гаризалар кабул итү туктатылды.
-
Айга карап утыртсаң, уңышны мул алырсың...
Помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр кайчан булачак?
-
Рамил Хәйретдинов: "Улыбызга түгәрәкләр кызык түгел, ул мәдрәсәгә йөри"
Җырлы гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның уллары Салаватка 7 яшь тулды. Салават - үзенчәлекле бала. Аның шөгыльләре, кызыксынулары турында безгә әтисе сөйләде.
-
Сынауларда сынатмаска
Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык мәкале. Кыш үтеп китте, язның беренче аеның яртысы җитте, безнең хуҗалыкларның кыр эшләренә әзерлеге ни дәрәҗәдә соң?
-
Арчада Нәүрүз бәйрәме узды
Арча стадионында бәйрәм кунакларын җыр-бию, кайнар чәй, бәйрәм коймагы көтә иде.
-
Татарстанда бер мәктәп һәм өч балалар бакчасы илкүләм проектлар кысаларында төзелгән
2021 елда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча берничә зур объект файдалануга тапшырылды.
-
“Бу көнгә кадәр яшәвемә Аллаһыма мең рәхмәтлемен”
Арчада яшәүче хезмәт ветераны Фирдинә апа Даутова белән бик озак сөйләштек. Дөресрәге, ул сөйләде, безне авызына каратып торды.
-
Укытучы артистлар бүләкләнде
“Без ике ел рәттән спектакль (“Алма бакчасына”, “Гайфи бабай, өйлән давай”) куйдык, диде Шәүкәт Вәлишин.
-
Ак әбинең кара еланы (Хикәя)
Урман юлыннан таякка таянып, бер карчык килә. Җәйге челлә булуга карамастан, ул кара төстәге озын күлмәк кигән, күлмәге төсендәге яулык ябынган. Яулыгы читеннән чыккан берничә бөртек ап-ак чәче, кара төсләрдән котылырга теләгәндәй, җылы-йомшак җил уңаена талпынып-талпынып ала ("Шәһри Казан", Дамир Бәдриев).
-
Илгиз Зәйниев: «Мин Тинчурин театрында куйган спектакльдә беркем дә шәрә чыкмаячак» ("Интертат", Рузилә Мөхәммәтова)
Сүз Илгиз Зәйниевның үз пьесасы буенча Тинчурин театрында куя башлаган яңа спектакле турында.
-
Рөстәм Асаев: “Гаиләм таркалганга үкенмим”
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән аның тормыш юлы турында әңгәмә кордык ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).