Казанда шәхси йорт түбәсеннән ишелгән кар бала өстенә төшкән
Көтелмәгән хәл Краснодон урамында булган. (Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук).
Бүген көндез Казанның Краснодон урамында гадәттән тыш хәл булган.
Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, шәхси йорт түбәсеннән ишелгән кар 9 яшьлек малай өстенә төшкән.
Урынга ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре килгән. Баланы тикшерәләр. Тулырак мәгълүмат ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев