Сынауларда сынатмаска
Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык мәкале. Кыш үтеп китте, язның беренче аеның яртысы җитте, безнең хуҗалыкларның кыр эшләренә әзерлеге ни дәрәҗәдә соң?
15 мартта район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыкларның язгы кыр эшләре чорына планнарын кабул итү булды.
– Язгы чәчү өчен 14449 тонна орлык кирәк, тәэмин ителеш – 100 процент, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Орлыкларның 50 проценты – оригиналь һәм элиталы. Бүгенге көнгә 90 процент орлыклар сыйфатка һәм авыруларга тикшерелгән.
Барлык чәчүлек мәйданнары 112,3 мең гектар, сабан культуралары 70,5 мең гектарда чәчеләчәк. Шул исәптән бөртекле сабан культуралары – 40,7, бөртекле һәм кузаклы культуралар 56,7 мең гектар.
Хәзерге вакытта бер гектарга 31,5 килограмм тәэсир итүче матдәләрдә минераль ашламалар тупланган.
Хуҗалыкларда 700 трактор бар, шуларның 85е – куәтле тракторлар. Әзерлек – 86 процент. Тагын 99 тракторны төзәтәсе бар. Тырма агрегатлары тулысынча әзер, культиваторлар, чәчкечләр әзерләнеп бетү алдында.
Хуҗалык җитәкчеләре язгы кыр эшләре чорына эш планнары турында сөйләделәр. “Бездә дым каплатуда 11 агрегат эшләячәк, – диде “Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Бу эшне бер атнада төгәлләргә исәплибез. Чәчүне 14 көндә тәмамларга уйлыйбыз. Быел кукурузны бер мең гектарда чәчәбез, орлыклар әзер”.
“Кырлай” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов әйтүенчә, кыр эшләренә бар да әзер. Бәрәңге һәм яшелчә мәйданнары арта, 600 гектарда күпьеллык үләннәр чәчеләчәк.
“Игенче” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин: “Быел җитен, шепкән, көнбагыш культуралары да чәчәбез”, – диде.
“Северный”, “Ватан”, “Заря”, “Курса МТСы”, “Казанка” ширкәтләрендә дә әзерлек, кәгазьдә генә түгел, чынбарлыкта да тиешле югарылыкта. Хезмәткә түләү тәртипләре эшләнгән, иң мөһиме – эшләргә кешеләре бар.
– Хезмәт хакы кызыксынып эшләрлек булырга тиеш, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Минераль ашламалар туплау буенча ныклап эшләп аласы хуҗалыклар бар. Бер гектарга 40 килограмм тәэсир итүче матдәләрдә ашламасы булган хуҗалыкларга өстәмә ашлама алу өчен субсидия бирелә, мондый мөмкинлекне ычкындырмаска кирәк.
Район башлыгы басуларны агу-химикатлар белән эшкәрткәндә бал кортларына зыян килмәслек итеп эшләү кирәклеген искәртте. Рапсны авыллардан, умарталыклардан ерак басуларга чәчәргә тырышырга.
Яңа Кишет гаражында эретеп ябыштыру эшләре алып барганда янгын чыга. Бинаны тиз арада төтен баса. Яңа кайткан 30 миллион сумлык тракторны шунда керткән булалар.
– Мин бу вакытта Иске Кишеттә паркта үземә беркетелгән агрегатларны көйли идем, – ди Зөлфәт Галиуллин. – Төтенне күрүгә шунда ашыктык.
Зөлфәтнең куәтле тракторда эшләү тәҗрибәсе бар. Әмма гаражда берни күрерлек булмый. “Башта без ул тракторны өстерәтеп алып чыкмакчы булдык. Әмма барып чыкмады. Шуннан капшап кабинага мендем, тиз кабынды үзе, чыгу юлын кычкырып, куллар белән ишарәләп күрсәтеп тордылар”.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов батыр егеткә Рәхмәт хаты, бүләк тапшырды. Ширкәт җитәкчесе акчалата премия белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев