Бүген Арча ЗАГСында 55 ел бергә яшәгән юбилярларны котладылар
Юбилярлар - Шекә авылыннан Язилә - Нурислам Сафиннар.
Язилә апа белән Нурислам абый балалары, оныклары белән килгән. Тантананы ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Язилә апага 73 яшь, Нурислам абыйга - 77 яшь. Язилә апа гомер буе мәктәптә рус теле укытучысы булып эшләгән. Нурислам абый башта тракторда, аннан мәктәптә хезмәттән, физкультурадан дәресләр биргән. "Арча педагогия училищесында укыдым, группа җитәкчебез Илдус абый Сәгьдиев булды, - дип сөйли Язилә апа. - Үзем Саба районы Туктар авылыннан. Шекә авылына укытырга баргач, кияүгә чыгып калдым. Кияүгә чыкканда 19 яшь тә тулмаган иде. Бик әйбәт кешеләргә килен булып килдем. Кайнанам Разыя, кайнатам Гомәр исемле иделәр. Кайнанам әни беренче балам кызым тугач, көн-төн карады. Мин бала табып, ике айдан эшкә чыктым. Икенче балам тугач та, янына алып ятар иде".
Алар өч бала тәрбияләп үстергән. Рәмзилә, Руслан, Рәмис. Юбилярларны котларга район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, Шушмабаш ааыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов бүлзкләр белән килделәр. Альмира Гатауллина юбилярларга район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатын тапшырды. Тантана матур котлаулар белән бик күркәм үтте. Матур парлар. Булат Бахтияров: "Әле генә кергән идек шау чәчәкле язларга кай арада әйләнделәр алмага...", - дип җырлады. Гомерләр дә шулай...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев