Бүген имтиханнар тарих, әдәбият һәм химия буенча уза.
Бүген, 1 июньдә, бөтен Россиядә, шул исәптән Арчада бердәм дәүләт имтиханнары старт алды. Беренче имтиханнар тарих, әдәбият һәм химия буенча уза. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов үзнең каналында хәбәр итә.
«Укучыларны тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнарга озаттым», – дип язган ул.
Арча районында әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханнарын 7, тарих буенча – 19, химия буенча 41 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра.
Киләсе имтиханнар 4 июньдә рус теленнән узачак.
Укучыларга уңышлар телибез!
Нет комментариев