Арча яңалыклары
Бүген Арчада Донорлар көне булды
100дән артык донор кан бирде.
Арча мәдәният йортында иртәнге сәгать 8дән башланды ул. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы кан үзәгенең күчмә бригадасы Арча районына кайтты.
Бригада җитәкчесе Хәйдәр Абдрахманов: “Арча районына кайтырга яратабыз, - ди. – Чөнки район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов, донорлык буенче җаваплы табиб Рамил Фазуллин бу эшкә бик җитди карыйлар, тиешенчә оештыралар. Менә бүген дә 100дән артык донор кан бирде. Рәхмәт донорларга, донор көнен оештыручыларга. Канны бернинди дә медицина препараты алмаштыра алмый. Донорлар бик игелекле эш эшлиләр. Авыр хәлдә калучыларны үлемнән алып калалар. Кан бирүнең файдадан башка зыяны юк, кыска вакыт эчендә ул аны тулыландыра. Исән-сау булсыннар!”.
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев