Бүген - Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне
Киңәшләрне тыңлыйк.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең эндокринологы, табиб-терапевты Индира Урманова.
-Индира Зөфәровна, бүген, 14 ноябрьдә, Бөтендөнья шикәр диабеты авыруына каршы көрәш көне. Бу чир турында киңәшләрегезне бирсәгез иде.
-Шикәр диабеты җитди чир. Безнең районда шикәр диабеты белән авыручы 1721 кеше теркәлгән. Бу сан тагын да артыграк булырга мөмкин. Чөнки табибка килмичә, үзендә бу чир барын белмәүчеләр дә бар. Шуңа күрә диспансерлаштыру үтәргә, табибка күренергә, анализлар бирергә кирәк. Быел 88 кешедә шикәр диабеты ачыкланды, узган ел 132 кешедә билгеле булды. Ел башында 1нче типтагы диабет белән авыручы 97 кеше исәпләнә, шуның 14е балалар һәм яшүсмерләр. 2 нче типтагы шикәр чире белән авыручылар күпчелекне тәшкил итә.
-Шикәр диабеты нинди чир ул?
-Безнең организмда инсулин гормоны бар. Инсулин ашказаны асты бизендә бета-күзәнәкләрдә эшләп чыгарыла һәм канда глюкоза дәрәҗәсе күтәрелүгә каршы бүленеп чыга. Ул кандагы шикәрне тиешле дәрәҗәдә тота һәм күзәнәкләрне энергия белән тәэмин итә, шулай итеп, бөтен организмның эшчәнлеген көйли.
-Әгәр дә инсулин җитмәсә?
-Инсулин организмда тиешле күләмдә эшләнмәсә, кандагы глюкоза дәрәҗәсе какшый башлый һәм углеводларның энергиягә әверелү процессы бозыла. Нәтиҗәдә күзәнәкләргә азык җитми, алар аны сәламәт органнардан алырга тырыша һәм шуның белән ул сәламәтлеккә бик нык зыян китерә. Бөерләр эшчәнлеге бозыла, күзләргә, йөрәк һәм кан тамырларына зыян килә. Әкренләп организм таушала. Әмма бүгенге заманда кандагы шикәр күләмен дәвалау препаратлары белән тиешле дәрәҗәдә тотып була.
- Шикәр диабетының билгеләре нинди?
- 2нче типтагы шикәр диабеты белән гадәттә 40 яшьтән узганнар авырый. Аның хәтта башта билгеләре дә сизелмәскә мөмкин. Тора-бара билгеләр үзен сиздерә башлый. Су эчәсе килә, кече йомыш белән еш бәдрәфкә йөрелә, төнлә йокысызлык күзәтелә, хәлсезлек сизелә, көндез йокы килә, күз күреме начарлана, тәндәге яралар озак төзәлә, вакыт-вакыт баш әйләнә, кул-аяклар оей, калтырата һ.б.
- Сәбәпләре нидә?
- Күп ашау, аз хәрәкәтләнү, симерү, артык нервылану һ.б.
-Бу чирне ничек ачыклап була?
-Кандагы шикәр күләменең артуы моның ачык дәлиле. Шуңа да кандагы шикәр күләмен тикшертеп торырга кирәк.
-Чирне контрольдә тоту һәм тулы канлы тормыш белән яшәү өчен нишләргә?
-Еш һәм аз-азлап ашарга, баллы һәм майлы ризыкларны чикләргә, өстәлдә яшелчәләр өстенлек итсен, артык авырлыктан сакланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска кирәк. Кандагы глюкоза дәрәҗәсен, кан басымын, холестерин күләмен тикшереп торырга. Елга бер тапкыр медицина тикшерүе үтәргә.
-1нче типтагы шикәр диабеты турында да әйтеп үтсәгез иде.
-1нче типтагы шикәр диабеты яшьләргә, балаларга хас чир. Бу чир тормыш рәвешенә бәйле түгел. Ул иммун системасыннан тора. Организмда инсулин начар җитештерелә яки бөтенләй эшләнми. Монда инде инсулиннан башка булмый.
-Коронавирус шикәр диабеты китереп чыгарырга мөмкинме?
-Әйе, мөмкин, андый очраклар бар. Төрле калаулылыклар килеп чыкмасын өчен коронавирустан вакцина ясатырга кирәк.
-Киңәшләрегез өчен рәхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев