14 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Яңгырлы көн кавыштырды
Дус кызым үзеннән 13 яшькә яшьрәк егет белән очрашып йөри. Мәхәббәткә киртәләр юк дигәннәре менә шул икән. Бүген алардан да бәхетле пар юк. Аларның танышу тарихы бик кызык (»Шәһри Казан »).
-
Йоклар алдыннан нинди ризыкларны ашарга ярамый?
Нутрицолог Наталья Зубарева йоклар алдыннан ничек тукланырга кирәклеге турында тәкъдимнәрен җиткерә (»Ватаным Татарстан »).
-
Яман шеш күзәнәкләрен үтерүгә сәләтле җимешне атаганнар
Медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов белдергәнчә, гранат җимеше һәм согы организмны яман шеш күзәнәкләреннән сакларга мөмкин. Галим гранатның ялкынсынуга каршы бик нәтиҗәле көрәшүче антиоксидант матдәләргә бай булуын билгеләп үткән (»яВатаным Татарстан »).
-
Бүген - Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне
Киңәшләрне тыңлыйк.
-
Мобилизацияләнгәннәргә Яңа елга кадәр декабрь ае өчен түләүләр киләчәк
Мәгълүматны оборона министры урынбасары Шевцова раслады.
-
Риман Гыйлемханов: Безгә тыныч кына гомер итәргә язмаган, ахрысы
Соңгы вакытларда саплам-саплам гына йоклыйм. Ничәдә ятсам да, төнге икеләрдә йокы миннән кача башлый. Әйләнгәләп-тулгангалап ятам да, аптырагач, торып утырам. Кухня ягына чыгып, кәгазьгә язгалаган-сызгалаган булам. Тик башыма бер җүнле уй да керми.
-
1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр бәясе артачак
Россиядә салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылык, газга һәм каты коммуналь калдыкларны чыгаруга тарифлар агымдагы елның 1 декабреннән кыйммәтләнә. Икътисади үсеш министрлыгы Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразын төзегән һәм тарифлар индексациясен 2023 елның 1 июленнән 1 декабрьгә күчерү турында карар кабул иткән, дип яза «Известия».
-
Балалар шигырьләр ярдәмендә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде
Беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары белән » Юлда йөрсәң уяу бул! «дип исемләнгән тема астында ярыш бәйгесе булып утте.
-
Коммунизм чорында да киселми калган мәчетнең манарасы нигә ауган?
Синоптиклар кичә төнлә һәм бүген көчле җил булачагын кисәткән иде. Чынлап та, урыны белән ул аеруча көчле булган. Бүген төнлә хәтта Биектау районының Айбаш авылының мәчет манарасын да аударып ташлаган. Авыл имамы Дамир хәзрәт Хәбибуллин әйтүенчә, иман йорты бик борынгы (»Шәһри Казан», Дилбәр Гариуллина).
-
Эремчек тамакка да, аякка да шифалы
Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Эремчек бавырга май җыелуны, тукымалар тыгызлануны булдырмый. Әмма әлеге сөт ризыгында бавыр юлларында тупланучы терлек мае күп. Шуңа да эремчекне даими ашаганда аңа үсемлек мае өстәргә киңәш ителә һәм эремчекнең майсыз төрләрен сатып алу яхшырак.
-
1 гыйнвардан кайберәүләрнең хезмәт хаклары артачак
Кереме МРОТка бәйле хезмәткәрләрнең эш хакы 1 гыйнвардан арта. МРОТ үсүгә бәйле бу. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән (»Ватаным Татарстан»).