Мәгълүматны оборона министры урынбасары Шевцова раслады.
Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов мобилизацияләннәргә тиешле түләүләрнең 25 декабрьгә кадәр түләнәчәген әйтте. Бу турыда ул үзенең телеграмма каналында язды.
Хәзерге вакытта мобилизацияләнүчеләргә хезмәт хакын һәр айның 10-20 көннәрендә күчерәләр. Мобилизацияләнүчеләрне һәм аларның гаиләләрен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан түләүсез калдырмас өчен, акчаны вакытыннан алда күчерү турында карар кабул ителде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев