erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр бәясе артачак

Россиядә салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылык, газга һәм каты коммуналь калдыкларны чыгаруга тарифлар агымдагы елның 1 декабреннән кыйммәтләнә. Икътисади үсеш министрлыгы Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразын төзегән һәм тарифлар индексациясен 2023 елның 1 июленнән 1 декабрьгә күчерү турында карар кабул иткән, дип яза «Известия».

Тарифлар 9 проценттан артмаячак, дип билгеләп үтелә. Монополиягә каршы федераль хезмәт инициативасы белән газ бәясе 8,5 процентка артачак.

Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәте газ бәясенең кыйммәтләнүе инфраструктураны яңарту һәм газлаштыру программасын дәвам итү зарурлыгы турында хәбәр итте.
Киләсе елда тарифлар 1 июльдә артыр дип фаразлана. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак:http://http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-dekabrdn-torak-kommunal-khezmtlr-byase-artachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев