erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Яңгырлы көн кавыштырды

Дус кызым үзеннән 13 яшькә яшьрәк егет белән очрашып йөри. Мәхәббәткә киртәләр юк дигәннәре менә шул икән. Бүген алардан да бәхетле пар юк. Аларның танышу тарихы бик кызык (»Шәһри Казан »).

 

Яңгырлы көн була ул. Эльвина тукталышта автобус көтеп торганда, үтеп барган машина аңа пычрак яңгыр суын чәчрәтеп китә. Әмма машина хуҗасы кире чигенә дә, баштан аяк пычракка чумган, ачудан шартлый язган дустыма ярдәм кулы суза. Беренчедән, ул аны өенә алып кайта. Икенчедән, киемен алыштырып чыкканын көтеп тора да, эшенә илтеп куя. Аннан соң инде ул гаебен каплау өчен дустымны ресторанга чакыра.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менә шулай башланып китә аларның мәхәббәте. Эльвинага – 36, егетенә 23 яшь. Башта дустымның егетен кабул итә алмаган идем, ләкин аралашканнан соң, аның тәрбияле, акыллы һәм иң мөһиме – дустымны яратуын аңладым. Бәхетле була күрсеннәр!

Мәдинә Д.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре