erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Чабышкы ат салам түбәдән сикереп чыгып, Сабантуе ярышына кушыла һәм финишка 1нче килә

«Без тарихта эзлебез» бәйгесе бик матур үтте.

Район сәнгать мәктәбендә “Без тарихта эзлебез” бәйгесе булды. Бәйгедә өч гаилә - Яңасаладан Гөлнара-Айдар Сафиннар, Казиле авылыннан Миләүшә-Айрат Халфиннар, Хәсәншәех авылыннан Гөлзилә–Әнис Фәхретдиновлар катнашты.

Афәрин, алар фойеда бик матур һәм эчтәлекле күргәзмә оештырганнар. Күргәзмәгә гаилә кыйммәтләре куелган иде. Шаҗәрә. Фотолар, документлар, хәтта самовар белән кайнар чәй, кабартма, бәлешкә кадәр бар иде. Кунакчыл татар гаиләсендә электән килгән матур гадәт-йола бу. Миләүшә Халфинаның  туганы, Яңа Кенәр авылы, нәсел тарихы буенча мәгълуматлар туплаучы Венера Шәфигуллина да шунда. Үзләре әзерләгән самоварлы, кабартмалы өстәл  янында бергәләп фотога да төшереп алдым үзләрен.

 Гаиләләрнең чыгышларына Казан дәүләт культура институтыннан кайткан белгечләр бәя бирде. Гаиләләрнең барысы да бәйгегә яхшы әзерләнгән иде. Яңасаладан Айрат Сафинның нәсел тарихы турында сөйләве генә дә ни тора!  Беруңайдан ул чабышкы атлар тотуы турында да әйтеп үтте. Ә иң кызыгы алар чабышкы атларны электән тотканнар. Әбисе сөйләгән бер кызык хәлне дә сөйләп алды. Атлары ярышта катнашасы булмаган. Әмма ел да ярышта катнашкан ат салам түбәне бәреп чыгып, атлар ярышына кушылган һәм финишка беренче килгән! Сөбханалла, Айратның 83 яшьлек әнисе Нурания апа да схнәгә чыкты. Бәйгенең кыйммәте менә шушында инде. Төп гигездә өлкән буын белән яшәү, аларны ихтирам итеп яшәү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре