erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Чыпчык “операциясе“

Беркөнне оныкларым Зилә белән Зәринә сулышлары кабып килеп керделәр

– Нәрсә булды? – дидем үзем дә ашыгып.
– Бабай, кибетләр янында асфальтта менә шушы чыпчык баласы тыпырчынып ята иде, без аны мондый хәлдә калдыра алмадык...

Зилә Арчаның 6нчы номерлы мәктәбенең өченче, Зәринә беренче сыйныфын тәмамлады. Геннар буенча киләдерме, минем кебек табигать җанлы балалар аяк астындагы кырмыскага да бастырмыйлар инде. Әлеге газапланып яткан  кошчык яныннан күпме кеше үтеп киткәндер инде, ә болар калдырып китә алмаган.

Кибеткә кереп сатучы ападан кап сораганнар. “Нәрсәгә?“ – дип сорады, диләр. “Кирәк!“ – дигәннәр. Әнә шул капка салып безгә алып килгәннәр. Бабай ачуланмаса ярый инде, дип тә  борчылып алганнар. Ачуланаммы соң инде!

Бергәләп чыпчык баласына ярдәм итәргә тотындык. Ә аның хәл мөшкел, башын салган, күзләрен йомган, яшәячәгенә өмет юк, диярлек. Болай да эссе көн, авызына бераз су салдык. “Мин интернетта бер кошчыкны пипетка белән ашатканнарын күрдем, бу да ачтыр инде“, – ди Зилә. Әмма безнең кошчыкның ашауда гаме калмаган...

Аны күләгәдә калдырып өйгә керәбез. Оныкларның кибеттән туңдырма алып чыгулары булган “чыпчык операциясе“ тәмле туңдырманы да оныттырган, эсседә эреп беткән алар. Зилә белән Зәринә монысы өчен борчылмыйлар, аларда гел чыпчык кайгысы. Ара-тирә сарайга чыгып хәлен белеп керәләр.

Могҗиза булмый, диләр. Бик теләсәң була икән. Миңа да бит чыпчык баласы да, оныклар да кызганыч. Бер керүдә: “Бабай, чыпчык торып утырган бит!“ – димәсеннәрме! Бергәләп сарайга ашыгабыз. Чыпчыгыбыз, “нормаль“ хәлгә килгән, истәлеккә оныклар белән фотога төшердем дә, кире тартмага куйдык. Ә ул  берни булмагандай очты да китте! Безнең янда иптәшләре күп аның, ел буе янәшәдә яшиләр, әле дә әнә баланда чыркылдашалар, бу да шуларга кушылды.
– Куанычлы да, моңсу да булды бу, – диде Зилә.
– Ник? – мин әйтәм.
– Берәр ай бездә яшәр, дип уйлаган идем.
– Алар әнә гел безнең белән сезгә рәхмәт әйтеп ничек чыркылдашалар!
Менә шулай күңелле тәмамланды “чыпчык операциясе“. Ә оныкларга эрегән туңдырмалар урынына яңаларын алып бирдем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев