erid:2VtzquqpS7d
Дүрт кеше гомере өзелгән
Арча яңалыклары

Дүрт кеше гомере өзелгән

Арган хәлдә юлга чыкмагыз, ди ДАИ хезмәткәрләре

16 апрельдә якынча 5:40 сәгатьтә Кайбыч районында, М-12 «Восток» трассасының түләүле участогының 709 нчы километрында Hyundai автомобиле һәм «Валдай Луидор»йөк машинасы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүчесе, 1993 елгы ир-ат, куркынычсыз тизлекне һәм дистанцияне сайламаган. Ул алда барган йөк машинасы астына килеп кергән. Нәтиҗәдә,  Hyundai да булганнарның барысы да: шофер һәм аның өч пассажиры һәлак булган. 

Фото: Прокуратура Татарстана

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев