Эх, яшь чаклар, студент чаклар...
Һәркемнең сөйләр сүзе бар...
Әле яңа гына Бөтенрәсәй студентлар көне (25 гыйнвар) булып үтте. Бу көн яшьләр генә кагылмый. Бу көн укып, һөнәр алган барыбызга да кагыла. Ул көнне районның пенсия фонды бинасындагы өлкән буынның аралашу үзәгенә җыелдылар. Төрле һөнәр ияләре бар иде: табиблар, хисапчы, укытучы, эколог, склад мөдире, кадрлар бүлеге белгече, пешекче һ.б. Район ветераннар советы рәисе, педагог Рәмзия Хәмидуллина үзе дә шунда.
70-80нче елларда университет, институт, техникум, училищеларда укыган егетләр һәм кызлар. Фотоальбомнарын, фотоларын да алып килгәннәр. Күңелле студент чакларын искә төшерделәр. Көлештеләр, моңсуланып та алдылар. Истәлекләре белән уртаклаштылар. Шушы үзәккә җыелып, СВОда хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм оештыручыларга район социаль (пенсия) фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова һәм Россиянең пенсионерлар берлегенең Арча районындагы җирле бүлекчәсе рәисе Руфия Баһаветдинова исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бик күңелләре булып таралыштылар. Киләсе очрашуларга кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев