erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Газета – халкыбызның күңел көзгесе

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, кадерле хезмәттәшләрем, ветераннарыбыз!

Быел безнең газета – “Арча хәбәрләре“ (“Арский вестник“) үзенең 95 еллык күркәм юбилеен каршы ала. 1930 елның октябрь аенда беренче саны дөнья күргән район газетасы тарихы бүген дә дәвам итә. Ул бер газета гына түгел, ә безнең районның җаны, күңел көзгесе, тарих елъязмасы.

Төрле елларда “Колхозга“ (1930-1940), “Яңа тормыш“ (1940-1962), “Коммунизмга (1962-1991) һәм бүгенге исеме белән нәшер ителүче газетабыз шушы дәвердә Арча халкының тормышын, уй-фикерен, шатлыгын һәм борчуларын чагылдырып килде. 95 ел дәвамында редакция коллектив халык мәнфәгатьләреннән аерылмады, һәр чорның сулышын тоеп яшәде. 95 ел – ул гади сан түгел. Ул меңләгән язмалар, меңләгән язмышлар, халык белән бергә узган гомер дигән сүз.
Фатыйх Исхаков, Габделхак Мөхәммәтҗанов, Габдрахман Кадыйров, Миннегали Гарифуллин, Шакир Гафаров, Ренат Таҗиев, Тәлгать Мостафин, Тәлгать Гомәров кебек олы йөрәкле редакторлар газетага нигез салган, аның гадел сүзен, халык мәнфәгатен яклау традициясен булдырган һәм дәвам иткән. Аларның фидакарь эшен дәвам итү – безнең өчен зур горурлык һәм чиксез зур җаваплылык. Газетабыз тарихында тирән эз калдырган әлеге һәм башка журналистларыбызның рухы, исәннәренең төпле киңәшләре әле дә безне илһамландырып тора.

Шул уңайдан олы рәхмәт сүзләрен газетага нигез салган һәм аны  үстергән ветераннарга җиткерәм. Сезнең хезмәтегез – бүгенге уңышларыбызның нигезе. “Арча хәбәрләре“ – ул район сулышы, көндәлек тормышның җанлы авазы, уңышларыбызны чагылдырып килгән тере тарих. Ул еллар дәвамында үзгәрде, яңарды, заман белән бергә атлады. Әмма  төп кыйбласын халыкка хезмәт итүгә тугры калды.

Безнең газета бүген дә ике телдә – татар һәм рус телләрендә – чыгып килә, район тормышының барлык өлкәләрен яктырта. Коллективыбыз үз эшен яратучы, һөнәренә тугры, тәҗрибәле кешеләрдән тора. Аларның һәрберсе газета битләрен рух белән баета, хезмәт кешесе язмышын хөрмәт белән сүрәтли. Хәзерге хезмәттәшләремә әлеге сыйфатлары, намуслы хезмәтләре, тырышлыгы, үткен каләме өчен рәхмәт.

Ярты гасырдан артык гомерен журналистикага багышлаган, олпат шәхес, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Ильяс Фәттахов, “Бәллүр каләм“ премиясе лауреаты, күпсанлы мавыктыргыч хикәяләр һәм пьесалар авторы Гөлсинә Зәкиева һәм иң катлаулы темаларны да халыкчан итеп язучы каләм остасы, күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе Румия Надршина белән бергә эшләвебез безнең өчен зур бәхет.  
44 ел хезмәт стажын фәкать редакциягә генә багышлаган җаваплы сәркатип Рәзинә Җәләевага, газетаны компьютерга салучы, быел Россия күләмендә бәйгедә җиңүче Алия Мостафина, берүзе  журналистларыбызның язмаларын рус теленә тәрҗемә итеп “Арский вестник“ газетасын чыгарып килүче, шуның өстенә редакциябезнең бихисап документ эшен алып барырга да өлгерүче Резеда Хәкимҗанова, сайтыбыз һәм социаль челтәрләрдә районыбыз яңалыкларын халкыбызга вакытында җиткереп баручы Гөлнур Миннебаева, 20 елдан артык финанс тотрыклылыгыбызны тәэмин итеп килүче баш хисапчы Рәзинә Тимергалиева һәм реклама белгече Гүзәл Зәйнуллинага да олы рәхмәтемне белдерәм.

Безнең максат – гадел булу, хак сүз әйтү укучы белән һәрчак якын булу. Шуңа күрә иң зур рәхмәтебез дә сезгә, кадерле укучыларыбыз! Сез безнең илһам чыганагы, юл күрсәтүче маягыбыз. Сезнең ышаныч булганда, газета да яши, яңара, үсә. Без сезне ишетәбез, аңлыйбыз һәм сезнең өчен хезмәт итәбез.
Электән килгән гадәт буенча әле дә кешеләр уй-фикерләре, теләкләре, моң-зарлары, кайчак соңгы өметләре белән редакция ишеген шакый. Без беркемне дә кире борып  чыгармыйбыз, игътибар белән тыңлыйбыз, кирәк булса юанабыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Матбугат сүзенең көче, аның яшәү  мәгънәсе дә шул. Бу юлдан беркайчан да тайпылмадык һәм тайпылмаячакбыз. Чөнки бу кайчандыр без үзебез сайлаган язмыш.
Бүген газета заман белән бергә атлый. Безнең битләр кәгазьдә генә түгел, интернет киңлекләрендә дә, социаль челтәрләрдә дә яши. Тормыш үзгәрә, технологияләр яңара, әмма безнең йөрәк һәрвакыттагыча укучыларыбызныкы белән бергә тибә.

Безгә эшебездә замана белән бергә атларга юнәлеш, этәргеч биреп торучы, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә дә рәхмәтлебез.

Шулай ук без Арча муниципаль районы хакимиятенә, барлык оешма һәм предприятие коллективларына, хокук сагында торучылар, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, почта хезмәткәрләренә һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә нәиҗәле хезмәттәшлекләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең ярдәм, игътибар һәм уртак максатка омтылыш – безнең өчен олы терәк.

Кадерле дуслар! Газетабыз юбилее – барыбызның да уртак бәйрәме. 95 еллык тарих – ул башланган юлның дәвамы гына әле. Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Газетабызның һәр саны Арчаның йөзе булып балкысын, халкыбызның рухын сакласын, яңа буыннарга юл күрсәтсен! Юбилеебыз мөбарәк булсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади илһам, иминлек һәм бәхет телим. Без бергә булганда, “Арча хәбәрләре“ киләчәктә дә халыкка хезмәт итәр, районның тере елъязмасы булыр дип ышанам.

Зур ихтирам белән “Арча хәбәрләре“ (“Арский вестник“) газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев