erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Чүриле психоневрология интернатында очрашу узды

Район инвалидлар җәмгыятеннән килделәр.

Тиздән инвалидлар ункөнлеге. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Арча районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов җитәкчелегендә “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле Яңа Чүриле психоневорология интернатына бардылар. Концерт, бүләкләр, күчтәнәчләр белән.

Зал тулы интернатта яшәүчеләр көтеп тора иде инде. Күңелле очрашу булды. Иң башта сүзне район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов алды. Ул биредә яшәүчеләрне Халыкара инвалидлар көне (3 декабрь) белән котлады,  аларга исәнлек-саулык, күңелле ял теләде. Концерт белән килгән “Арча таңнары” халык вокаль ансамбле үзешчәннәренә дә рәхмәтен белдерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Программаны ансамбльдә җырлаучы, нәфис сүз остасы Факия Шәрәфетдинова алып барды. Интернатта яшәүчеләр рәхәтләнеп концерт карады. Үзем дә үзешчәннәрнең халыкчан, күңелле җырларын бирелеп, яратып тыңлап утырдым. Җитәкчеләре Флера Шакирова. Баянда Шушмабаштан Динар Бариев уйнады. Интернатта яшәүчеләр үзләре дә җырлады. Алар арчаларга бик рәхмәтле булдылар. Хәтта шул арада рәхмәт сүзләре белән шигырь дә чыгарып сөйләделәр. Ахырдан бергәләп фотога төштеләр, биеделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре