Яңа елның беренче иртәсе
Яңа елның беренче иртәсе… Урамнарда тынлык, һавада салкынча сафлык. Кичәге утлар, шат авазлар, кунаклар көлүе акрынлап тынган, авыл өстенә тынычлык иңгән кебек. Кайбер йортларда әле һаман ут яна — кемдер иртәнге чәйне кайната, кемдер тәрәзәдән ак карга карап уйга чума.
Ләкин бу иртә бар кеше өчен дә ял иртәсе түгел.
Яңа ел календарьда гына башлана, ә тормыш туктамый. 1 гыйнварда да эшкә ашыгучылар бар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре иртән-иртүк терлек янына керә — сыер-сарык бәйрәмне белми, аларга һәр көн кадерле. Фермаларда тормыш үз агымында дәвам итә.
Медиклар өчен дә бәйрәмсез төннәр гадәти хәл . Кемгәдер ашыгыч ярдәм кирәк, кемнеңдер гомере алар кулында. Табиблар, фельдшерлар Яңа елны да ак халаттан каршы ала.
Полиция хезмәткәрләре, ЮХИДИ инспекторлары, янгын сүндерүчеләр урамнарда, постларда. Тәртип, иминлек, хәвефсезлек — болар да бәйрәмсез төшенчәләр. Кемдер ял иткәндә, алар сакта тора.
Юл хезмәткәрләре карлы юлларны чистарта, коммуналь хезмәтләр суны, утны, җылылыкны өзмичә тәэмин итә. Аларның хезмәте сизелми дә кебек, әмма һәр иртәдә безнең тормыш нәкъ менә шуңа бәйле.
Бу иртәдә уйларыбыз еракта — махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз янында да. Алар өчен бәйрәм иртәсе дә башка көннәрдән берни белән дә аерылмый. Туган яктагы тынычлык, якыннарының иминлеге өчен алар бүген дә үз бурычларын үти. Өйләрендә аларны сагынып көтүчеләр бар, һәр хәбәрне, һәр шалтыратуны өмет белән каршы алучылар бар.
Яңа елның беренче иртәсе — уйлану, рәхмәт әйтү вакыты да. Безнең тынычлыгыбыз, йортларыбызның җылысы, юлларыбызның ачык булуы — күпләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе.
Бу иртә һәркем өчен үзенчә: кемдер гаиләсе белән чәй эчә, кемдер эшкә чыгып китә, кемдер еракта — Ватан сагында. Әмма барысын да бер нәрсә берләштерә — яңа өметләр, яңа максатлар, яхшыга ышаныч.
Яңа ел һәр йортка иминлек, һәр кешегә сәламәтлек, һәр хезмәт иясенә хөрмәт, ә якташларыбызга — исән-сау әйләнеп кайту бәхете алып килсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев